ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Кое һәм тирә – ягы төзекләндерелде. Санап кителгән эшләр Җәләлиев Равил Гәрәфетдинович бригадалары белән башкарылды.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасына ике зиратка да контейнер мәйданчыклары ясалып, яңа контейнерлар куелды.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Борынгы зират тирәсе үзара салым акчасына тотып алынды.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кошман авылында  үзара салым акчасына шулай ук икенче чишмә басмалары белән төзекләндерелде.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Кошман авылында  үзара салым акчасына “Искәндәр” кизләве төзекләндерелде.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Кошман авыл җирлеге халкы!!!

Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  хәбәр итә:

Кайбыч районында шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, ат) биокалдыкларын җыю башлана. Хуҗалыкта хайван үлгән очракта, Кайбыч районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга һәм үлгән терлекне алып китәргә гариза бирергә кирәк. Телефон номеры түбәндәгечә:  88437021227. Мәче, эт һәм  кош – корттан кала, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атларның биокалдыкларын биотермик чокырга ташлау катгый тыела!! Үлгән хайваннарны алып китү бушлай башкарыла.

Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе

Начальник - 8 (84370) 2 12 26

Бухгалтерия/кабул итү бүлмәсе-8 (84370) 2 12 27

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче 39 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 306 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (җинаять кылу турында белә торып ялган  күрсәтмәләр.)

    Суд тарафыннан 2020 елның 2 августында хөкем ителүченең, белә торып ялган күрсәтмәләр биргән  өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтеп, иминият килешүе буенча иминият түләүне алырга теләп, Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылындагы йортта янгын вакытында 43 мең сумлык акча һәм  кыйммәтле әйберләрне урлау турында язма гариза белән район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе ачыкланган.

    Гаепләнүче әлеге мәгълүматның ялган булуын белә, чөнки югарыда күрсәтелгән кыйммәтле әйберләрне һәм акчаларны ул яшергән.

    Тикшерү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге психофизиологик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына ул үз гаебен таныды.

     Суд аңа 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

      Хөкем карары законлы көченә керде.

 

       Кайбыч районы прокуратурасы

 


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга 5 әр кг. шикәр комы һәм он таратылды.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле  түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси  мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар  соралмый.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары  яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән  мөрәҗәгать  итүченең  шәхесен һәм  опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International