ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Ызгыш-талаш аркасында  үтерү

 

2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы яралары булган җирле кешенең мәете табыла.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.

Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Алмаз Сөләйманов чыкты.

Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгыш – талаша аркасында танышына 60  тапкыр пычак белән кадый.

Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаебен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.

 

Район прокуроры урынбасары    Ф. Ф. Хафизов


22
август, 2020 ел
шимбә

Россиия Федерациясе флагы көне белән


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Кошман мәдәният йортында юбилейларын билгеләп үтүче  авылдашларыбыз Садриева Сәвия Хәмзә кызын, Шәфиева Рамиля Әгъзам кызын, Хәбибуллина Мәдинә Вәдыйк кызын, Хәйретдинов Рәмис Рафыйк улын һәм Ахмәтшин Илшат Харис улын Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар. Аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне теләп бүләкләрен тапшырдылар. Юбилярларны хөрмәтләп Лилия Шәйхетдинова, Ләйлә Хәйретдинова һәм Инсаф Хәмзин матур җырларын бүләк иттеләр.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: быелдан башлап, кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза банкта бирергә мөмкин, анда кредит ачыла.

Татарстанның 90дан артык гаиләсе әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын банкта ук торак шартларын яхшырту өчен гариза биргән.

"Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде: «ВТБ», «АК Барс Банк», «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Акибанк», Банк «Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк»,  «Автоградбанк», «Альфа-Банк".

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.

“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.

“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин.  Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Үзара салым акчасына Олы Кошман авылының мәчет янындагы  җәяүлеләр  күпере төзекләндерелде.

Чишмәле урамының икенче өлешендә гражданнарның үзара салымы акчасына яңа юл төзелде.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Үзара салым акчасына Кече Кошман авылында елга аша җәяүлеләр чыгу өчен күпер төзекләндерелде.

Чишмәле урамында гражданнарның үзара салымы акчасына яңа юл төзелде.

Район торак пунктларыннан каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару расланган график буенча дәвам итә. Авыл халкына чүп-чар салынган капчыкларны урамнарда урнаштырылган урыннарга чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итәбез: чүп – чар тутырылган капчыкларны үзара алдан сөйләшеп, 4-5 йорт  берләшеп бер өемгә куйсагыз иде. Биотуалетлар калдыкларын чыгару катгый тыела. Район ташучысы, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International