ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә  һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.

        Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре  буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде.

         Пенсия  алды  яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады.

       Исегезгә төшерәбез, әгәр  пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте  аша  эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән.

     Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

      2019 елдан башлап  россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу  яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.


30
август, 2019 ел
җомга

Кадерле авылдашлар һәм кунаклар!

 Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының  дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Бәйрәм белән!


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 август нөнне  Кошман мәдәният йортында   Филармониянең “Илһамият” дип аталган, 8 кешедән торган өлкән артистлары бригадасы ретро – концерт куя.  Рәхим итегез!  Керү бушлай   Башлана: 19.00 сәг.

Югары Кошман авылы урамнарындагы колонка өсләренә үзара салым акчасына, матур будкалар куелды.

Түбән Кошманда авылында  төзелгән яңа балалар мәйданчыгы  үзара салым акчасы хисабына матур утыргычлар һәм чүп - чар савытлары белән тулыландырылды.

Кичә, мәдәният йортында "Эх, чәйләре" дигән бәйге-бәйрәм уздырылды. Программада: Чәйнең килеп чыгу тарихы, шифалы үләннәр җыю серләре белән  таныштыру, уеннар, конкурслар һәм әлбәттә ахырдан тәмле чәй


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.   

Түбән Кошман авылы зиратында үзара салым акчасына бина салына.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына сайлауларга багышланган укулар булып узды. Укуны районның иҗтимагый советы оештырды. Бу оешма сәяси партияләр яки аерым кандидатлар белән бәйле түгел, шуңа күрә нейтраль иҗтимагый берләшмә булып кала.   Укуга шулай ук башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә чакырылган иде


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында терроризмга каршы комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорга каршы комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Елена Суглова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International