Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
Пенсия белән тәэмин ителеш
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.
2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде.
2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелгән.
2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар), хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60 сум тәшкил итте.
Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү
2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.
Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,
Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә түләү җибәрде.
1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.
Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде. Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.
СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары
2023 елда Россия Социаль бүлеге «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән
гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә айлык пособие билгеләнде.
Бердәм пособие
2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.
Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә: 50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.
Ана (гаилә) капиталы
Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар, яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк, проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.
Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие
2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.
2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.
Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.
Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум .
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү
2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның
электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).
Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары , стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.
Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып, үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда, эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.
2024 елда мөһим үзгәрешләр
-Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә
-2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум, пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте.
-Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы:
- иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;
- иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;
- иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.
-Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.
-Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.
-Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар) ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар.
-Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы затлар тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.
- Ана капиталына хокук хәзер Россия гражданы булып туган баланың Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә.
-Ана капиталы ачасын торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды.
Россия Президенты Указы нигезендә Социаль фондның Татарстан бүлеге «Ленинград оборонасы өчен» медале яисә «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.
"Татарстанда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына 95 ветеран юбилей түләвен алды. Аларның күбесенә түләү "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе өчен билгеләнгән, кайберәүләр "Ленинград оборонасы өчен" медаленә ия. Әлеге истәлекле дата 27 гыйнварда билгеләп үтеләсә дә, ветераннарга акча Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр күчерелде», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акчалар нигездә банклар аша күчерелде. Почта бүлекчәләре аша түләү илтеп тапшыру декабрь ахырына кадәр дәвам итте. Акча декабрь ае пенсиясе белән бергә күчерелде, нәтиҗәдә барлык ветераннар юбилей түләвен алды .
Юбилей түләве Россиядә, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Приднестровьеда һәм Балтыйк буенда яшәүче 56 мең ветеранга җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Төньяк башкала блокадасы 872 көн - 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итте һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацист Германиясенең иң куркыныч җинаятьләренең берсе булды. Төрле мәгълүматлар буенча, Блокада вакытында һәлак булган шәһәр халкы саны 600 меңнән 1,5 млн. га кадәр җиткән.
27 января Отделение Социального фонда по Республике Татарстан открывает бесплатную «горячую линию» для семей с детьми.
В этот день, специально для родителей с 09.00 до 15.00 будет работать бесплатный телефон горячей линии 8-800-200-10-87 по всей республике. Специалисты регионального Отделения Соцфонда ответят на вопросы, касающиеся единого пособия, выплат в связи с рождением ребенка, пособия по беременности и родам, распоряжения средствами МСК, выплат по уходу за нетрудоспособными гражданами, детьми-инвалидами и инвалидами с детства I группы и другие вопросы по социальным выплатам и мерам поддержки для семей с детьми.
Кроме этого, продолжает работу Единый контакт-центр СФР по номеру телефона 8-800-10-000-01(звонок бесплатный), где операторы центра предоставляют гражданам консультации по всем вопросам и услугам, связанным с социальной поддержкой, включая вопросы по пенсионному обеспечению, оформлению инвалидности или путевки в санаторий, уточнения статуса поданного заявления и многое другое.
Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.
«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.
Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.
Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә, планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык пенсионерга да кагылды.
Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.
Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер 200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 390 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.
Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.
Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 1,3 млн нан артык баланың ата-анасы ала.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә бер ай кала да эшләргә мөмкин. 2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта, ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.
Беренче билгеләгәндәге кебек үк, пособиене озайтканда, гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән гадәти срокларда алачак. Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак.
Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.
Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул, пособиенең нинди нигездә билгеләнүенә карап, балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.
2023 елның 1 нче октяберендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы 04.08.2023 елның 449-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган аерым нигезләмәләрдән тыш.
Норматив акт белән «әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү» төшенчәсе билгеләнде, мондый объектларны ачыклау тәртибе билгеләнде, федераль органнар, төбәкләр һәм муниципалитетларның вәкаләтләре билгеләнде.
Җыелган зыянны ачыклау бурычы муниципаль һәм төбәк органнарына йөкләнгән, ә аларны тикшерү Росприроднадзорга йөкләнгән.
Һәр объектның кеше сәламәтлегенә йогынтысын бәяләү Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнә, аның нәтиҗәләре буенча беренче чиратта юкка чыгарылырга тиешле иң куркыныч объектлар билгеләнә. Мондый мәгълүматлардан реестр формалаша.
Җыелган зыянны бетерү бурычы территориаль принцип буенча бүленә. Җыелган зыян объекты урнашкан җир участогы кемнең милкендә, ул планның экологик экспертизасын үткәргәннән соң һәм аны бетерү буенча эшләр үткәрә.
Закон смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне күздә тота, бу бюджет акчаларын рациональ куллануны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Закон элек бәяләнгән объектларны бетерү һәм аларны бетерү буенча башланган чараларны тәмамлауга кадәр җиткерү өчен күчеш положениеләрен үз эченә ала.
16.01.2024 Кайбыч районы прокуратурасы
Роза Замировна Сафина
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр бала тапканчы рәсми эш урыннары булып, баласына яшь ярым булганчы эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласына яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә, хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.
Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне 1996 елдан Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 29 декабрендәге 1329 номерлы Указы буенча билгеләп үтелә, дәүләттә законлылыкны ныгытуда прокуратура органнарының ролен исәпкә алып.
Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне 1996 елдан Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 29 декабрендәге 1329 номерлы Указы буенча билгеләп үтелә, дәүләттә законлылыкны ныгытуда прокуратура органнарының ролен исәпкә алып. 1722 елның 12 гыйнварында Бөек Петр Указы белән сенатта беренче тапкыр Генерал-прокурор вазифасы булдырыла. Указда турыдан-туры: «Сенатта Генерал-прокурор һәм Обер-прокурор, шулай ук генераль-прокурорга рапорт бирергә тиешле прокурор буенча һәр коллегиядә булырга кирәк»дип язылган. Шулай ук указда генераль-прокурорның Сенатны күзәтү һәм прокуратураның буйсынучы органнарына җитәкчелек итү буенча төп бурычлары һәм вәкаләтләре билгеләнә. Берничә көннән соң судларда прокурорлар вазифалары да кертелә.
Шулай итеп, Россия тарихында прокуратура институтына нигез салына һәм тиз үсеш ала башлый, аның күренекле фигураларының берсе Павел Иванович Ягужинский (1683 -1736) була. 1722 елның гыйнварында Ягужинский Сенатның беренче Генерал-прокуроры итеп билгеләнә һәм бик тиз Россия дәүләте эшләрендә төп рольләрнең берсен уйный башлый. Хәтта ул Петр Ідән соң дәүләттә икенче кеше булган дип сөйлиләр.Ягужинскийның күренекле шәхси сыйфатларын исәпкә алып, беренче Генерал-прокурорның йогынтысы да Россия өчен Прокуратура эшчәнлегенең никадәр мөһим булуын күрсәтә.
2023 елда Кайбыч район прокуратурасы тарафыннан федераль законнарның үтәлешен күзәтү барышында 581 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларны бетерү максатыннан 380 прокурор реакциясе акты кертелгән, балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә, шулай ук производствода бәхетсезлек очрагы факты буенча 2 җинаять эше кузгату инициативасы куелган.
Вакытында кабул ителгән чаралар ярдәмендә прокурорның балигъ булмаган балаларга торак урынында өлеш бүлеп бирү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде, автомобиль юлларын тиешенчә тотмау белән бәйле хокук бозулар ачыкланды һәм бетерелде, гражданнарның күпләп тору урынын террорчылыкка каршы яклау турындагы закон таләпләренә туры китерелде. Прокуратура органнары катнашканнан соң гына аерым авыл җирлекләрендә ТКО туплау урыннарын билгеләү буенча эш башланды. Район прокурорларына җинаять турында хәбәрләрне кабул иткәндә һәм караган вакытта 66 закон бозу очрагы ачыкланган, тикшерү һәм тикшерү вакытында 39 закон бозу очрагы ачыкланган. Алдан тикшерү һәм тикшерү органнарының җинаять һәм Җинаять-процессуаль закон таләпләрен үтәмәве җинаять кылган кешене җинаять җаваплылыгына тартуны мөмкин итмәскә мөмкин, шуңа күрә прокурор тарафыннан алдан тикшерү барышында законны үтәүне күзәтү җинаять эзәрлекләүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итә. хокук саклау органнары судка 63 җинаять эше җибәргән. 66 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланган. Шулай ук административ җәзага тартылган яки транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә итү белән бәйле җинаять эшләрен караганда, дәүләт гаепләүчесе судны транспорт чараларын конфискацияләү рәвешендә хокукый характердагы чаралар куллануга юнәлдерә. 2023 елда Кайбыч районы прокуратурасына 263 (АППГ – 287) мөрәҗәгать килгән, шуларның 243се рөхсәт ителгән. Район прокуратурасында законнарның үтәлешен һәм хокукый актларның законлылыгын күзәтү мәсьәләләре буенча шикаятьләр ешрак рөхсәт ителә. Мәсәлән, анализлана торган чорда гражданнар ешрак башкарма производство мәсьәләләре буенча 26, җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча 26 хезмәт законнарын бозу мәсьәләләре буенча 26 мөрәҗәгать иткәннәр.
Канәгатьләндерелгән мөрәҗәгатьләр саны 48, Бу рөхсәт ителгән мөрәҗәгатьләрнең 20% тәшкил итә. 52 закон бозу очрагы ачыкланган. Ачыкланган закон бозуларны бетерү максатыннан прокурор реакциясе чаралары күрелә.
Район прокуратурасы ачыкланган хокук бозуларны реаль рәвештә бетерүне контрольдә тота. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча: гражданнарның үз вакытында хезмәт хакы алуга хокуклары торгызылган, социаль инфраструктура объектларында пандуслар урнаштыру юлы белән инвалидларның хокуклары торгызылган.
Шулай ук прокуратурага граждан бозылган хокукларны торгызу, ягъни җинаять китергән зыянны түләтү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Җинаять эшен тикшерү барышында гариза бирүченең интернет-мошенниклар корбаны булуы ачыкланган, алар алдау юлы белән аңардан 500 мең сум акча урлаган. Зыян күрүче акчаны «дроппер»хисабына күчерә. Шуңа бәйле рәвештә район прокуроры судка ир-атка нигезсез алынган 500 мең сум күләмендә акчаны түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итте, әлеге дәгъва гаризасы карала. Шул ук вакытта район прокуроры тарафыннан трафикны уздыруга юл куйган кәрәзле элемтә операторына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.2.1 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды, ул каралды, гаепле зат 25 мең сум күләмендә штраф белән административ җаваплылыкка тартылды.шулай ук район прокуратурасы мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен күзәтә гражданнарны дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазифаи затлары. 2023 елда каралган өлкәдә прокуратура органнарына җирле үзидарә органнарыннан мөрәҗәгатькә җавап алмау факты буенча 1 мөрәҗәгать килде. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләренең берсендә Башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан тупас бозулар ачыкланды. Әлеге факт буенча район прокуроры тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды, ул каралды, гаепле вазыйфаи зат 5 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. сум.
Кайбыч районы прокуратурасы түбәндәге хезмәт күрсәтү өлкәләре белән тыгыз өлемтәдә тора: транспорт инфраструктурасы, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, мәдәният, сәүдә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, авыл хуҗалыгы, ягулык – энергетика комплексы, гидротехник корылмалар, кунакханәләр, кешеләрнең күпләп тору урыннары һәм башка Категория объектларның террорчылыкка каршы саклану таләпләрен тәэмин итү буенча.
2023 елның 12 аенда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан экстремистик эшчәнлеккә каршы тору өлкәсендә 48 закон бозу очрагы ачыкланды, ачыкланган бозуларны бетерү максатыннан 5 күрсәтмә кертелде, РФ территориясендә аларны интернет челтәрендә таратмау максатыннан тыелган мәгълүматны тану турында 2 дәгъва белдерелде, Роскомнадзорга челтәрдә ачыклау турында 41 мәгълүмат җибәрелде «суд тарафыннан экстремистик дип танылган һәм федераль экстремистик материаллар исемлегендә булган мәгълүмати материаллар каралды.
Бу өлкәдә законсыз мәгълүматны ачыклау максатыннан интернет челтәренә даими мониторинг үткәрелә.
Роза Замировна Сафина
Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән. Бу 2020 елдан башлап шулкадәр хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында язмаларны электрон формага күчерү турында гариза язган дигән сүз. Әлеге санга беренче тапкыр эшкә урнашканда электрон кенәгә ачылган 106 меңгә якын татарстанлы өстәлә. Нәтиҗәдә, электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән татарстанлыларның гомуми саны 549 мең кешегә җиткән.
Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе дип хезмәткәрләр мәгълүматларга даими керә алуны атыйлар. Мәгълүматларны санаулы минутларда "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Кабинет белешмәне өземтә рәвешендә алырга һәм аның буенча кенәгәгә кертелә торган кадрлар үзгәрешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Күпчелек эшчеләр өчен электрон хезмәт кенәгәсе эшкә урнашканда белешмәләрне дистанцион рәвештә җибәрү мөмкинлеге бирә. Выписка цифрлы имза белән раслана һәм юридик яктан кәгазь кенәгәгә тигез итеп санала. Шуңа күрә документны эш бирүчегә теләсә нинди уңайлы ысул белән,шул исәптән электрон почта аша да җибәрергә мөмкин.
Электрон кенәгәдәге мәгълүматларның кәгазьдәге форматы кирәк булган очракта, мондый документны Социаль фондта алырга була. Ул республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә дә бирелә. Белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслыйлар.
"Электрон кенәгәдәге мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик эш бирүче үзендә эшләгән эш чорлары турында гына мәгүлүмат бирә ала. Техник мөмкинлекләренә карап, эш бирүчеләр мәгълүматны электрон рәвештә яки кәгазь вариантта бирәләр”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашканнарның хезмәт кенәгәсе бары электрон рәвештә, кәгазь версияне рәсмиләштермичә генә алып барыла. Хезмәт кенәгәсе форматын әлегә сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли ала.
Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә уңайлы булган цифрлы инструмент булып тора. Ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра. Эш ирүче мәгълүматларны Социаль фондка тапшырганнан соң берничә көн эчендә кадрлар үзгәреше турындагы белешмәләр электрон хезмәт кенәгәсендә чагылыш таба .