ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына  58 млн. сум акча түләде.

        Вафат булучы  иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының  вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары  тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары  дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә.

       Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк.

         Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин.

Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.

       Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.

       Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.

      Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. cум тәшкил итә.


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия.  Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул  20588 сум тәшкил итә.

Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.

Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән  эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны  Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да  ана капиталы исәбеннән  айлык түләү алырга  планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать  итергә кирәк була.

 Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать  итсә,  түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм  күләме  сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.

Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен  17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификат бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә. Сертификат  ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.

Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.

Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.

      Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).

      Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.

      Пенсияләрне кабат  исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, «Интернет» челтәре сайтларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәсендә, тиешле рөхсәттән (лицензиядән) һәм нинди дә булса документлардан башка, хәрби ату коралын сату һәм алу турында белешмәләре булган 2 Интернет-битне ачыклады.

Хәрби ату коралын тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматка ирекле керү «Корал турында» Федераль законда каралган чикләүләргә каршы килә һәм чикләнмәгән затлар даирәсенең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу өчен шартлар тудыра, шулай ук террорлык актларын һәм башка җинаятьләрне кылу, шул исәптән мәгариф һәм башка оешмаларда, кешеләр җыелган урыннарда кылу сәбәбе булырга мөмкин.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район судына «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматны тану турында ике административ дәгъва гаризасы җибәрелде.

Прокуратура гаризалары карау стадиясендә.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.

Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.

Тикшерү күрсәткәнчә, «Дубрава «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 1369 мең сумнан артык суммага салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.

Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.

Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый.

Пособие кемнәргә түләнә?

Әлеге төр түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш). Ул Россия территориясендә яшәүче Россия гражданнарына гаилә кереме күләмен исәпкә алмыйча гына бирелә.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Мәктәп укучыларына түләүгә гаризалар август аенда автомат рәвештә формалаштырылды. 6-18 яшьлек балаларның әти-әниләренең күпчелегенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар, фондта булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына таратылды. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга гаризадагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә рөхсәт кенә бирергә кирәк.

Гаризалар тутырганда, Пенсия фонды узган ел 16 яшькәчә балаларга пособие түләү барышында туплаган мәгълүматлар файдаланыла. Аларга гариза бирүче ата-ананың  исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), балалар турында мәгълүматлар, шул исәптән гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән алынган язмалар, шәхси лицевой счет номеры һәм акча күчерелергә тиешле счет номеры керә. Шул мәгълүматларның кайберләре хәзер актуаль булмаган яисә башкаларына алмаштырылырга тиеш булган очракта, ата-ана аларга үзгәреш кертә.

Агымдагы елның 11 июлендә үк инде ата-аналарның, шул исәптән узган елда гаризаларны Пенсия фондына китереп тапшырып, соңрак электрон кабинет ачканнарының да шәхси кабинетларында гаризалар күренә башлады. Чынлыкта исә гаризалар 15 июльдән карала башлый һәм 3,5 ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Түләү алуга хокуклары булган ата-аналар әлеге вакыт аралыгында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Уллыкка алучылар һәм попечительләр гаризаны электрон вариантта тапшыра алмый, аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фондында гариза теркәлгән көн гариза тапшырылган көн дип санала. Гаризалар нигездә 5, аерым очракларда 10 эш көнендә карала.

Пособие кайчан түләнә башлый?

Акчалар август аенда мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризада күрсәтелгән счетларына күчереләчәк. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яисә банк картасы булырга мөмкин.

Пособие нинди сәбәпләр белән түләнмәскә мөмкин?

Түбәндәге сәбәпләр пособие түләмәскә нигез була: баланың яисә гариза бирүченен Россия гражданлыгы булмау; баланың яше Указда күрсәтелгән яшь аралыгына туры килмәү; 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле баланың мәктәптә укымавы; әтинең яисә әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе; балага карата опекунлык яисә попечительлек хокукы бетү; мәктәптә укучы яисә инвалид баланың үлеме; дөрес булмаган мәгълүмат бирү яки пособиенең моңа кадәр ата-ананың берсенә түләнүе. Түләүне кире кагу турындагы хәбәрнамә, сәбәбе күрсәтелеп, гражданнарның дәүләт порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Белешмә: Татарстанда 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә 468мең бала дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итә.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти-әниләргә, яисә суд алимент түләргә дигән карар чыгарса да, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да  мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак  әниләргә бирелә.

Безнең Республикада ялгызы гына бала үстерүче әти-әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар  өчен - 5311 сум (Республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының яртысы) тәшкил итә.

Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына айлык керем,  барлык керемне кертеп, комплекслы бәяләгәннән соң, Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта гына бирелә.

Ул гариза буенча билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән җибәрү уңайлырак.

 Шулай ук гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Шәхси кабинетка пособие билгеләү өчен кирәкле документлар кирәклеге хакында хәбәр килгән очракта, түләү билгеләнми калмасын өчен 5 эш көнендә тиешле документларны китерергә кирәк. Андый хәбәрнамә булмаса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин гражданнарга: ”Кабул ителгән 11 мең гаризада шактый төгәлсезлекләр бар. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза җибәрү өчен профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гариза дөрес тутырылырга тиеш. Барлык мәгълүматларны документ буенча языгыз. Счет реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта “Мир” түләү системасыныкы булырга тиеш. Ашыкмагыз. Пособие гариза биргән көннән исәпләнми, гариза тапшырылган ай өчен тулысынча түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар”,-дип мөрәҗәгать итә.

2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы “Милли түләү системасы трурында”гы Федераль законның 30.5 маддәсе 5.3 пункты яктылыгында 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләр милли “Мир” түләү системасы карталарына гына күчереләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, әлеге таләп пенсия һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системасы банк карталары счетлары аша алучыларга гына кагыла.

Пенсияләрен почта элемтәсе бүлекчәләре һәм пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмалары счетлары аша алучыларга, ягъни банк карталарын кулланмаучыларга түләүләр үзгәрешләрсез, моңа кадәр булган схема буенча китереләчәк.

Банк реквизитлары үзгәргән очракта счет үзгәрү хакында Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фонды органнарына килеп хәбәр итәргә кирәк. Пенсия алу көне үзгәрми.

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә салым түләвен кире кайтару турында

 

88-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексының 219 статьясына физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым түләүче тарафыннан түләнгән суммада социаль салым тотып калынган акчаны бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Салым чорында аңа, аның балаларына (шул исәптән уллыкка алынган) 18 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге физик культура-спорт оешмалары, физик культура һәм спорт өлкәсендә төп эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшкуарлар тарафыннан күрсәтелгән физик культура һәм спорт хезмәтләре өчен үз акчалары исәбеннән түләнгән суммада гражданнар салым тотып калынырга мөмкин.

Шуның белән бергә, тотып калынган акча күләме, алдагы ел өчен башка социаль салым тотып калынган акча белән бергә, 120 мең сумнан артмаска тиеш. Әлеге акчаны узган ел нәтиҗәләре буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырганда алырга мөмкин булачак.

05.04.20021 ел, № 88-ФЗ Федераль законның югарыда күрсәтелгән нигезләмәләре 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International