ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга?  Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.

Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар. Бот белән эшләү бик уңайлы: үз контактыңа  8-960-088-074 телефон номерынө өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы  үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике  тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп  документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.  Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне  сорап мөрәҗәгать итүне  кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.

2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда  тулган очракта,  пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры  бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга,  2022 елда тулган очракта  дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус  ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.

 

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша  дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль  эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

  Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.   


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Кое һәм тирә – ягы төзекләндерелде. Санап кителгән эшләр Җәләлиев Равил Гәрәфетдинович бригадалары белән башкарылды.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасына ике зиратка да контейнер мәйданчыклары ясалып, яңа контейнерлар куелды.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Борынгы зират тирәсе үзара салым акчасына тотып алынды.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кошман авылында  үзара салым акчасына шулай ук икенче чишмә басмалары белән төзекләндерелде.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Кошман авылында  үзара салым акчасына “Искәндәр” кизләве төзекләндерелде.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Кошман авыл җирлеге халкы!!!

Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  хәбәр итә:

Кайбыч районында шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, ат) биокалдыкларын җыю башлана. Хуҗалыкта хайван үлгән очракта, Кайбыч районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга һәм үлгән терлекне алып китәргә гариза бирергә кирәк. Телефон номеры түбәндәгечә:  88437021227. Мәче, эт һәм  кош – корттан кала, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атларның биокалдыкларын биотермик чокырга ташлау катгый тыела!! Үлгән хайваннарны алып китү бушлай башкарыла.

Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе

Начальник - 8 (84370) 2 12 26

Бухгалтерия/кабул итү бүлмәсе-8 (84370) 2 12 27


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International