Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.
Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.
"Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Түбән Кошман зиратында өмә булып узды
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.
Кайбыч районы прокуратурасы 62 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый.
Суд аны РФ ҖК 258 маддәсенең 1 өлеше (механик транспорт чарасы кулланып һәм зур зыян китереп законсыз аулау) буенча каралган җинаять кылуда гаепле дип таба.
Судта ачыкланганча, 2022 елның декабрь башында гаепләнүче, кыргый хайваннар аулау хокукына ия булмау сәбәпле, Кайбыч районының Олы Урсак авылы янындагы «Кайбыч» аучылык җирлегендә, кар машинасын кулланып, пошины атып үтергән.
Гаепләнүче җинаять кылуда ир-ат гаепле булуын таный һәм кылган эшенә үкенә.
Җинаять нәтиҗәсендә аучылык ресурсларына китерелгән 400 мең сумлык матди зыянны каплый.
Суд аңа 7 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгели, дәүләт кеременә хезмәт хакының 10 процентын тотуны билгели.
Хөкем карары игълан ителгәндә, суд дәүләт гаепләүчесе үтенече буенча гаепле кешенең утлы коралын конфискацияли.
Хөкем карары законлы рәвештә үз көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылында яшәүче 44 яшьлек хатын - кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд хатын-кызны РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (балаларны тоту өчен акча түләмәү).
2019 елның маеннан суд карары буенча ул балигъ булмаган улын тоту өчен хезмәт хакының 1/4 өлеше һәм башка керем күләмендә акча түләргә тиеш булган.
Әмма гаепләнүче җитди сәбәпләрсез алимент түләүдән кача һәм улына матди ярдәм күрсәтми.
Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза алган була.
Алиментлар буенча аның бурычы 625 мең сумнан артык тәшкил итә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд хатын-кызны сигез айга төзәтү эшләренә хөкем итә, шулай ук дәүләт аның кеременең 10% тотып калачак.
Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.
"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Кошман авыл җирлеге территориясендә өмә оештырылды. Әлеге өмәдә авыл җирлегендә эшләүче бюджет хезмәткәрләре, Кошман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм авыл җирлеге халкы катнашында. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыештырдылар чисталык һәм тәртип урнаштырдылар.
Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Әлеге протезлар аларга яраклаштырылып проектланды һәм заманча технология таләпләренә туры китереп ясалды. Алар датчиклар җибәргән мускул сигналларын исәпләү хисабына идарә ителә. Ясалма интелектка таянып микропроцессорлы протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәләр.
“Безнең бүлек зыян күргән техник реабилитация чараларына һәм протез-ортопедия эшләмәләренә мохтаҗ гражданнарны кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү буенча даими эш алып бара. Гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча контрактлар төзү дәвам иттерелә. Реабилитация программасы буенча протезларга мохтаҗ гражданнарның барысына да әлеге реабилитация чаралары тапшырылган” – дип аңлатып үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка ай саен иминият взнослары күчерә, аның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминият тәэминатына (вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган түләүләр) юнәлтелә, медицина, иминият һәм һөнәри реабилитацияләү чыгымнары да шуннан түләнә.
Кирәкле барлык реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү медик-социаль экспертиза комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә төзелгән реабилитацияләү программасы буенча алып барыла.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.
"Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга шикле очракларда 8-800-1-00000-1 номеры буенча фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә