Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Әлеге протезлар аларга яраклаштырылып проектланды һәм заманча технология таләпләренә туры китереп ясалды. Алар датчиклар җибәргән мускул сигналларын исәпләү хисабына идарә ителә. Ясалма интелектка таянып микропроцессорлы протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәләр.
“Безнең бүлек зыян күргән техник реабилитация чараларына һәм протез-ортопедия эшләмәләренә мохтаҗ гражданнарны кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү буенча даими эш алып бара. Гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча контрактлар төзү дәвам иттерелә. Реабилитация программасы буенча протезларга мохтаҗ гражданнарның барысына да әлеге реабилитация чаралары тапшырылган” – дип аңлатып үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка ай саен иминият взнослары күчерә, аның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминият тәэминатына (вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган түләүләр) юнәлтелә, медицина, иминият һәм һөнәри реабилитацияләү чыгымнары да шуннан түләнә.
Кирәкле барлык реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү медик-социаль экспертиза комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә төзелгән реабилитацияләү программасы буенча алып барыла.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.
"Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга шикле очракларда 8-800-1-00000-1 номеры буенча фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
"Моңа кадәр ана капиталын баланы укытуга юнәлтергә карар кылган гаиләләргә фондка уку йорты белән гаилә арасында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, Социаль фонд бүлеге белән мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга фонд бүлегенә ана капиталыннан файдалану турында гариза бирү дә җитә. Социаль фонд түләүле белем бирүгә килешү турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны онлайн вариантта, дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергэ мөмкин, фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләргә килеп тә гариза тапшырырга була
Ана капиталын балаларын укыту өчен файдаланырга теләүче гаиләләр елдан-ел арта. 2023 ел башыннан гына да Татарстанда 1 меңнән артык гаилә капитал акчасын әлеге максатларга җибәрү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августыннан кертелгән яңалыклар ана капиталыннан белем бирү юнәлешендә файдалану ихтыяҗын арттырды. Хәзер ата-аналар ана капиталы акчасын балаларны шәхси укытучылар укыту, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән бала карау һәм тәрбияләү хезмәтләренә юнәлдерә ала. Элек мондый хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына алар өчен түләргә мөмкин иде. Шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта гына физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификат акчасыннан файдаланып түләргә мөмкин.
Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.
Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Ягъни мартта түләүләр март ае өчен, апрельдә - апрель өчен түләнә.
Июньнән яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасында гаиләләргә түләүләр бер көнне - айның 5 нче числосында киләчәк. Беренче тапкыр гаиләләргә пособие май ае өчен 5 июньдә күчәчәк.
"Пособие түләүнең бердәм көненә күчү автомат рәвештә башкарыла, ата-аналарга моның белән бәйле рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләрне үзгәрешләр хакында кисәтү максатында, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр түләүләрнең бердәм даталары турында хәбәрнамәләр тарата башлаячак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гаиләнең уртача кереме регионда җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ана капиталыннан айлык түләү алу хокукына ия. Керем исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар ала торган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксыз булу сәбәпле алынган түләүләр һәм башка кертемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы баланың төбәктәге яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык акчалар икенче балага гына каралган иде, быелдан түләүләрне гаиләдәге 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.
2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы "Милли түләү системасы турында" Федераль законның 30.5 маддәсе нигезендә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп бары тик айлык иминият түләүләрен башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр айлык түләүләрне почта элемтәсе бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк.
Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше сакланучы бүлегенә тапшырырга кирәк.
Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).
Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча билгеләнгән объектларда 170 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителә. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән.
«Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру һәм ана капиталы акчаларын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы булган ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул аена 11 852 мең сум .
Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып, түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.
Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга 2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү туктатылачак. Аны билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10 эш көнендә карала. Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.
34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга 33 автомобиль бирелде. Тагын 4 автомобиль хуҗаларын көтә, аларның моңа кадәр файдаланган автомобильләрен эксплуатацияләүнең 7 еллык срогы тәмамланмаган.
Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.
«Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик коробкалы автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы яктан әлеге машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылмый, ә менә эчке җиһазланышы - башка. Автомобильләр завод шартларында индивидуаль адаптацияләнгән, ягъни инвалидның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган. Бу исә кешегә үзен руль артында ышанычлы һәм уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменең шундый төре зыян күрүчеләрнең күбесенә актив яшәү рәвеше алып барырга, ә кайберләренә һөнәри эшчәнлеккә кире кайтырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода зыян күргән гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Марий Эл Республикасында яшәүче 27 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 166 нчы маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау максатыннан башка автомобильне хокуксыз яулап алуда (урлау) гаепле дип табылды.
Суд тикшерүе ачыклаганча, 16.09.2022 Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы урамында “УАЗ” автомобилен күреп алган, шуннан соң бикләнмәгән ишек аша салонга кергән. Келәм астындагы ут кабызу ачкычы белән ул двигательне кабыза һәм урланган автомобильдә Байморза авылында бер таныш кыз янына китә. Ләкин юлда ул идарә белән эш итә алмый һәм кюветка ава.
Әлеге кеше кылган гамәлендә гаебен таныган, машина хуҗасына китерелгән матди зыянны тулысынча каплаган.
Суд, Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепле затка 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.
Суд карары законлы көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы