ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

“Бердәм Россия” Кайбыч җирле бүлекчәсе «Яңа ел белән, ветеран!» акциясенә кушылды. 25 декабрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Районда алар барлыгы  7. Кошман авылыннан Җиһаншин Хәсән Җиһанша улына да бүләк тапшырылды.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Кошман авыл җирлегендә район күләмендә сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Мәктәп коллективы искиткеч матур чыгыш хәзерләп күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә! Туган теле җыры аша 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.

Урманчылыкта яшәүче Айрат абый Әдиятуллин - 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район Башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.

Кичә Кошман авылында гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулган авылдашларыбызны Әминә апа һәм Әгъләм абый Камалиевларны, 55 ел тулган Суфия апа һәм Әсхәт абый Хикматуллиннарны, Халидә апа һәм Рафил абый Садриевларны юбилейлары белән  район  Башлыгы исеменнән  Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә Кошман авылында гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулган авылдашларыбызны Әминә апа һәм Әгъләм абый Камалиевларны, 55 ел тулган Суфия апа һәм Әсхәт абый Хикматуллиннарны, Халидә апа һәм Рафил абый Садриевларны юбилейлары белән  район  Башлыгы исеменнән  Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.

Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.

Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр.

“Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына.

Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 05.09.2009 ел, № 1165 карары белән, дини оешмалар объектларының (территорияләренең)  террорчылыкка каршы сакланышына карата таләпләр һәм объектларның (территорияләрнең) дини оешмаларның иминлек паспорты формасы расланды.
Мондый объектларда террорчылык актлары кылу куркынычы дәрәҗәсенә һәм аларны башкару мөмкин булган нәтиҗәләргә карап, объектларның сакланышы торышын бәяләүне исәпкә алып, куркыныч категорияләре билгеләнә (1-3 категория).
          Объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы сакланышын кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итү максатларында, аларның категориясенә бәйсез рәвештә, түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:
а) объектларны (территорияләрне) янгынга каршы саклау системалары белән җиһазлау;
б) яктырту системасы белән объектларны (территорияләрне) җиһазландыру;
в) җәмәгать берләшмәләре, оешмалар, казак җәмгыятьләре, дини оешмалар, объектларда (катнашучылар, хезмәткәрләр), хосусый сак оешмалары яки Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте карамагындагы оешманың хәрби һәм сакчылык бүлекчәләре тарафыннан объектларны (территорияләрне) физик саклау, гавами гыйбадәт кылу, башка дини йолаларны һәм тантаналарны уздыру чорында, аларда бер үк вакытта 50 дән артык кеше катнаша.;
г) вакытлы (тәүлегенә 3 тапкырдан да ким булмаган) объектларны (территорияләрне), аларның биналарын, җир асты коммуникацияләре системаларын, транспорт тукталышларын, шул исәптән аларда урнашкан потенциаль куркыныч участокларны һәм критик элементларны тикшерү һәм карап чыгу, алар видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылмаган очракта, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган предметларны (матдәләрне) үз вакытында ачыклау өчен, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылмаган);
д) объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы яклануын ачучы белешмәләргә, шул исәптән куркынычсызлык паспортларындагы мәгълүматка санкцияләнмәгән керүдән саклау;
е) объектларда (территорияләрдә) шикле затларны яисә предметларны ачыклаганда гамәл итү тәртибе турында, шулай ук объектларда (территорияләрдә) террорлык акты кылу куркынычы турында яисә кылу турында, шул исәптән эвакуация схемалары, объектларны (территорияләрне) кулланучы дини оешмаларның, авария-коткару хезмәтләренең, территориаль иминлек органнарының контакт белешмәләрен урнаштыру, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль органнары яки Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау бүлекчәләре.

Кайбыч районы прокуратурасы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган халыкка хокукый белем бирү буенча чаралар оештырды.

         Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән коррупциягә каршы Конвенциягә кул кую өчен ачылды.

         Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Ф.Ф. Федоровское урта мәктәбендә «бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне»темасына лекция белән чыгыш ясады.

         Әлеге белем бирү учреждениесе укучыларына «коррупция», «коррупциягә каршы көрәш», «коррупциягә каршы көрәш»төшенчәләрен аңлатты.

         Моннан тыш, Хафизов Ф.Ф. Укучыларны коррупциягә каршы көрәштә прокуратура роле, коррупциягә каршы законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды.

          Очрашу чарада катнашучыларның хокукый темаларына җавап бирү белән тәмамланды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International