Бүген Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм аз керемле гаиләләргә, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты. Азык-төлек пакетларын тарату акциясе район җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. Пакетны алучылар ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр
«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон белән оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы билгеләнде.
Коррупцияле закон бозуларны профилактикалауда рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллану фактларын булдырмау зур әһәмияткә ия.
«Ике» бухгалтерия, «хезмәт хакын түләүнең «соры» схемалары, гамәлдәге салым, хезмәт законнарына һәм бухгалтерлык хисабы турындагы законнарга каршы килеп кенә калмый, ә хезмәткәрләрнең, шул исәптән идарәчел вазыйфалар биләгән хезмәткәрләрнең, оешма мәнфәгатьләренә зыян китереп, җинаять кылу куркынычын арттыра, чөнки аларны рәсми булмаган хисаплылыкны кулланганда яшерү күпкә җиңелрәк (мәсәлән, булмаган чыгымнарны яздыру юлы белән).
Ялган документлар куллануга бәйле коррупцион тәртип бозуның ачык мисалы булып юридик затның бюджет ресурсларын куллана алу максатларында дәүләт контракты буенча үз йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү буларак дәүләт сатып алуларында катнашучы исеменнән ялган банк гарантияләре тәкъдим итү тора, бу РФ Җинаять кодексының 327 ст. 3 өлеше буенча ялган документ куллану буларак квалификацияләнә.
Әлеге җинаятьне кылган өчен сиксән мең сумга кадәр яки алты айга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, йә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә алты айга кадәр срокка кулга алу каралган.
Хезмәткә түләүнең минималь күләме –эш хакының закон тарафыннан билгеләнгән минимумы.Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12130 сум дип билгеләнде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133 статьясы нигезендә хезмәт өчен түләүнең федераль законда билгеләнгән минималь күләме:
- федераль бюджеттан финанслана торган оешмалар тарафыннан - федераль бюджет акчалары, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;
- Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан финанслана торган оешмалар тарафыннан - Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;
-җирле бюджеттан финанслана торган оешмалар тарафыннан –җирле бюджет акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;
-башка эш бирүчеләр тарафыннан - үз акчалары исәбеннән тәэмин ителә.
Бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән кимрәк була алмый.
Игътибар итегез, хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак хезмәт хакы билгеләү өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының (КоАП) 5.27 ст. 6 өлеше буенчаадминистратив җаваплылык каралган.
Гаепле вазыйфаи зат өчен кисәтү яки ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу рәвешендә җәза каралган. Юридик зат булмаганэшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен штраф күләме бер мең сумнан биш мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр тәшкил итә.
Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар шактый зур финанс ресурслары җәлеп ителә торган һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукка каршы ысул белән баерга омтылуы аркасында коррупциоген күренешләргә дучар булган икътисад өлкәләренең берсе булып тора.
Мондый күренешләргә каршы тору максатларында заказчы сатып алуларда катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Контракт системасы турында закон) каралган бердәм таләпләрне билгели.
Шундый мәҗбүри таләпләрнең берсе - сатып алуларда катнашучылар һәм заказчы арасында мәнфәгатьләр конфликты булмау (Контракт системасы турында законның 31 ст. 9 өлеше).
Күрсәтелгән закон белән, мәнфәгатьләр конфликты дигәндә заказчының сатып алулар процессында турыдан-туры катнашучы - физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (ИП) белән; сатуларда катнашучыфайда алучылар - хуҗалык җәмгыятенең турыдан-туры яисә читләтеп (юридик зат яисә берничә юридик зат аша) тавыш бирә торган акцияләренең 10%ыннан күбрәген яисә сатып алуда катнашучы хуҗалык җәмгыятенең устав капиталында 10%тан артык өлешен тәшкил итүче физик затлар белән; хуҗалык җәмгыяте башкарма органы җитәкчесе (директор, генераль директор, идарәче, президент һ.б.) белән;хуҗалык җәмгыятенең коллегиаль башкарма органы әгъзалары белән; учреждение яисә унитар предприятие җитәкчесе белән; сатып алуда катнашучы юридик затлар идарәсенең башка органнары белән вазыйфаи затларның никахта торуы йә якын туганнары, уллыкка алучылары яисә уллыкка алынганнары булган ситуацияләр аңлашыла дип билгеләнгән.
Мәнфәгатьләр конфликты ачыкланганда, заказчы контракт төзүдән баш тартыргатиеш.
Мәнфәгатьләр конфликты булганда төзелгән контракт вак килешү булып тора, чөнки турыдан-туры закон белән билгеләнгән тыюны боза һәм халык мәнфәгатьләренә яный.
Законнарның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыруга караган өлешендәге таләпләрен үтәү суд чыгымнары, административ штрафлар рәвешендә тискәре нәтиҗәләрне, шулай ук законлы булмаган контрактны үтәүгә бәйле финанс югалтуларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Cудта Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан 1978 елгы Кайбыч районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды (ата-ананың нигезле сәбәпләре булмаган килеш балигъ булмаган балаларны матди карап тору өчен түләмичә суд карарын бозуы, бу гамәлнең берничә тапкыр кабатлануы).
Суд утырышында хөкем ителүченең 2019 елның маенда балигъ булмаган баланы матди карап торуга алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеләнде.Әмма административ җаваплылыкка тартылган булса да, хөкем ителүче алимент буенча бурычларны каплау буенча бернинди чаралар күрмәгән, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, эшсез сыйфатында исәпкә басмаган, эш эзләп мөрәҗәгать итмәгән, шуңа бәйле рәвештә узган елның октябрендә аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хатынның алимент буенча балигъ булмаган улы файдасына бурычы 45 мең сумнан артык тәшкил итә.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Оксанага 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, эш хакының 5% ын дәүләт файдасына тотылып барылачак.
Район суды хөкеменә шикаять бирелмәде һәм хәзерге вакытта гаепләү карары үзенең законлы көченә керде.
Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталы хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.
Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукыны тәәсир итми.
Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин эйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды башлыгы. - Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк".
Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми - кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәләрендә һәм клиент белән эшләү хезмәтендә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша,шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була.
Гаиләләргә түләүләр мисаллары
1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум.
2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.
3. Өч балалы гаилә: Кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум.
4. Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган . Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум.
2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталының суммасы түбәндәгечә тәшкил итә:
-2020 елда туган беренче балага -466617 сум;
-2007 елдан 2019 елга кадәр (2019 елны да кертеп) туган икенче балага – 466617 сум;
-2020 елдан башлап туган икенче балага 616617 сум.
* яисә моңа кадәр ана капиталын алуга хокукы булмаган гаиләләрдә 2020 елда һәм аннан соң туган өченче яки аннан соңгы балаларга.
“Шунысын кабат искәртеп узам, ана (гаилә) сертификатын алуга бернинди чикләүләр юк! Киресенчә, 15 апрельдән башлап Пенсия фонды сертификатларны гариза алмыйчан рәсмиләштерә башлый. Бу исә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү таләп ителмәячәк, моның өчен ЕСИА да раслаучы исәп язуы булу җитә”,- диде Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдурд Вафин.
Исегезгә төшерәбез! Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганлыгын өегездән чыкмыйча гына ПФР сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.
Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:8 (843) 2-79-27-27
Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.
Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.
Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.
Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.
Ана капиталы хисабыннан ай саен акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе 2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.
Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.
Ана капиталына хокукы булган 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүне оештыру турында тулырак мәгълүмат тиздән ТР буенча РПФ бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда басылып чыгачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Тагын бер кат игътибар итәбез: РПФның территориаль органнарына барырга кирәкми. Гаризалар дистанцион рәвештә, шәхси кабинет (РПФ сайты) һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә кабул ителәчәк.