Урсак урманчылыгы посёлогында урнашкан су суырту башнясына үзара салым акчасына профнастилдан корылма эшләнде. Моңа кадәр ачык һавада булган скважина өсте санитар таләпләргә туры китереп бетон белән томаланды, таштан сукмак салынды.
Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Халитова Рәшидә Хәмзә кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина котладылар. Алар Рәшидә Хәмзә кызына район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык теләделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кошман авыл мәдәният йорты белгече Гыйрфанова Ләйсән «Дуслык марафоны» дип исемләнгән спорт-уен чарасы үткәрде .
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.
2019 елның 2 декабрендә 10.00 сәгатьтә Совет һәм Башкарма комитет бинасында (Олы Кайбыч авылы, Солнечный Бульвар урамы, 7 йорт) алимент түләүдән качып йөрүче гражданнар белән Хокукый ярдәм көне узачак.
Чишмәле урамында үзара салым акчасына күлне тирәнәйтү башланды.
28 ноябрь көнне Кошман авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен берничә көн вакыт калып бара, дип искә төшерә.
26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышлап, Ана (гаилә) капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.
23 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында ата-аналар комитеты «Тату сыйныф серләре» бәйгесе үтте. Анда безнең районнан 8 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.