ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Ногманова Роза Вадик кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Роза Вадиковнага район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

 


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус  урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканы ң барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы хәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мохимлеге хакында сойләэячәк.

    Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак  экскурсияләр барышында укучылар Пенсия  фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

     «Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадэр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампниясенә старт бирә», -  дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

     Элеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында  РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.

       Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Элеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының тө- зелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Авылдашлар! Үзара салым акчасына авыл кырыендагы төп свалка тулысынча чистартылып бетте. Чүп – чар, киселгән агачлар, көз көне бакчада җыеп алынган яшелчә сабакларын хуҗалыктан читкә чыгарып түгү катгый тыела! Бу турында алдан да кисәтүләр булды. Мондый эшләр өчен Рөстәм Хикматуллин махсус трактор алган. Бер яки берничә хуҗалык бергә җыелып тракторны чакырырга, капчык белән биреп булмый торган чүп – чарны төяп җибәрергә мөмкин. Заявка бирү өчен Хикматуллин  Рөстәмнең телефон номеры 89274544555,  89270362277,  эш номеры 2 – 10 - 15

 


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге II республика конкурсы кысаларында Кайбыч муниципаль районы Советында «Бердәм РОССИЯ» депутатлар фракциясенең чираттагы утырышы узды.

     Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, ТР Дәүләт Советында БР депутат берләшмәләренең республика координация советы сәркатибе Светлана Гыйниятуллина, партия башкарма комитетының партия төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары – җитәкче урынбасары, авыл җирлекләре депутатлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

  Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.   


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, уртак татулык һәм иминлек телим. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыныч күк астында үссен, һәр көн саен яңа казанышлар, тормыш зирәклеге, туган республикабызның чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәттә зур уңышлар белән балкысын.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.

Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.

Әлеге периодлар стажга керсен өчен  гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р. рәислегендә җинаятьчелеккә каршы тору буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Утырышта район хакимияте, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге белгече, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы һәм эшче төркемнең башка әгъзалары катнашты.

Утырыш барышында хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка субъектларның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук конкрет гаиләләр белән профилактик эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Уртак профилактик эш нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуга юл куелмаган.

Моннан тыш, утырышта гаилә белеме өлкәсендәге законлылыкның торышы һәм имин булмаган гаиләләр яши торган торак биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профилактик эшне активлаштыру максатында өстәмә чаралар эшләнде. Аларны үтәү өчен җаваплы затлар да билгеләнгән.

 

Кайбыч район прокуратурсы


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы элеккеге муниципаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында “Гөбенә” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә коррупциягә каршы законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның февраль аенда әлеге җәмгыятьнең техника куркынычсызлыгы буенча склад мөдире һәм инженер вазыйфасына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече вазыйфасында эшләгән хезмәткәр кабул ителгән, ул аннан 2017 елның июнь ахырында эштән чыгарылган булган.

Муниципаль хезмәттә ул биләгән вазыйфа коррупция куркынычы булган вазыйфаларга карый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге җәмгыять директорының элек муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән зат белән хезмәт килешүе төзегәндә, гамәлдәге закон таләпләрен бозып, муниципаль хезмәткәрнең эш бирүчесенә, ягъни Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетына мондый килешү төзү турында ун көн эчендә хәбәр итмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Гөбенә» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры карата РФ КоАП 19.29 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды («коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законда каралган таләпләрне бозып, РФ норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән вазыйфаны биләгән элеккеге муниципаль хезмәткәрне хезмәткә җәлеп итү), аны, асылда, карау өчен, Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судына җибәрелде.

Прокурор актына җавап бирү карау стадиясендә.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

      Суд тарафыннан 2019 елның 15 августында хөкем ителүченең шәхси куллану өчен законсыз рәвештә мәк үсемлекләре һәм кыргый киндер яфрагы җыеп, законсыз рәвештә алынган массадан 77 граммлы «марихаун» наркотик чарасын әзерләве ачыкланган.

        2019 елның 23 августында күрсәтелгән наркотик чараларны полиция хезмәткәрләре тарафынна аның яшәү урыны  Кайбыч районының Арслан авылында тартып алды.

        Ир үз гамәлләре белән РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылган – наркотик матдәләрен сату максатыннан башка гына законсыз рәвештә сатып алу, җитештерү һәм саклау.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Кайбыч район судының 2019 елның 29 октябрендәге карары белән ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Хөкем ителүчегә наркоманиядән дәвалау бурычы йөкләнә.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International