ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

29 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру планлаштырыла, ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланачак.  Ярминкәдә бәяләр - базар бәяләреннән, ә продукция-безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән түбәнрәк булачак.

    Сәүдә ике мәйданчыкта узачак: район почта элемтәсе үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында. 

          Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

•  шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе   идарәчесе Эдуард Вафин.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

      Кайбыч район үзәк хастаханәсе теләүчеләрне 25 сентябрь көнне  9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кан бирергә чакыра. Бу көнне хастаханә территориясендә мобиль комплекс торачак.

Кан доноры булып 18 яшьтән алып медицина тикшерүен узган эшкә яраклы һәр гражданин була ала.

         Кан тапшырыр  алдыннан донор яхшы йокларга тиеш. Хәмер, майлы ризыклар куллану тыела, ә сөт ризыклары куллану 2 тәүлектән дә ким булмаска тиеш. Кан бирү көнендә җиңелчә иртәнге аш – татлы чәй һәм ипи белән чикләнергә кирәк.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 21 сентябрь көнне Кошман авылында "Милләтләр кроссы – 2019" узачак.  Ул Кошман мәктәбе янындагы стадионда 12.30 сәгатьтә башлана.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Түбән Кошман зиратында үзара салым акчасына бина салынды.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп - чар түгү урынын чистарту эшләре башланды.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Цифрлы телевидениегә күч.  Октябрь аеннан Татарстан Республикасында эфирлы ТВ-тапшыруларны сүндерәчәкләр. "Таттелеком" оператив рәвештә цифрлы телевидениегә күчәргә әзер. Сораулар буенча тәүлек буе эшли торган хезмәт телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз  8(843)222-22-22


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.

Бакча йортын торак дип тану өчен, милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза буенча кабул ителгән карар кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).

Гаризага күчемсез милек реестрыннан өйгә яки хокук билгеләүче документ (милек хокукы теркәлмәгән очракта) өземтәне теркәргә кирәк. Аның раславынча, бакча йорты гражданнарның даими яшәү өчен генә түгел, ә бәлки сезонлы куллану өчен дә файдаланырга мөмкин. Әгәр бакча йорты өченче затлар хокуклары белән авырайса, шулай ук әлеге затларның бакча йортын торак йорт итеп тану өчен нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк булачак.

Бакча йортын торак дип тануны йә баш тарту турында карар гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителергә тиеш.

Җирле үзидарә органы карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрә.

Уңай карарны, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән бергә, бакча йорты турында хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының Теләсә кайсы КФҮ офисында, яисә почта аша җибәреп була. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүче бу карарга судта шикаять бирергә хокуклы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 16 сентябреннән соң күчемсез милекне теркәү турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә бакча йортын торак йә торак йортны бакча йорты дип тану турында кабул ителгән карар турыдан-туры хокукларны теркәү органына вәкаләтле орган тарафыннан җибәреләчәк.

 


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Язгөл  һәм Данис Фатыйховлар ! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Кызыгыз  сәламәт,  бәхетле,  акыллы, тәүфыйклы һәм нәзакәтле булып үссен. Балаларыгызны  тигезлектә  үстерегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International