ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген барлык татлы ризыкларның бәйрәме - Бөтендөнья конфет көне билгеләп үтелә. Китапханәдә бу уңайдан "Тәмле җирдә кунакта"дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Алып баручы  Сафиуллина Гөлия Ягъфәр кызы  бәйрәмнең тарихын сөйләде. "Зур кәнфитләр" күргәзмәсеннән балалар тышлыклар алып, эчтә төрле конкурслар, тәм-томнар белән бәйле уеннар таптылар. Кәнфит турында шигырьләр кычкырып укыдылар. Бу тәм-томны яратучыларга бүләкләр урынына кәнфитләр таратылган, алар олылар һәм балалар өчен иң яхшы бүләк булып тора. Чара ахырында мастер-класс үткәрелде.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

 Авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләре Кошман авылында “Демография”илкүләм проекты буенча төзелгән “Тиенкәй” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Анда район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә бардылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да өлкәннәр арасында иде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова аларны бик җылы каршы алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.

     Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.

    Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата  түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата  түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.

      Ай саен бирелә торган акчалата  түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.

  Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.

     2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.

 

 


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Яшел  урамына үзара салым акчасына яңа юл салынды.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасына Чишмәле урамына яңа юл салынды.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

4 октябрь көнне Кошман мәдәният йортында дини чара үткәрелде. Вәгазь кичәсенең сәбәпчеләре хаҗда булучы авылдашларыбыз: хаҗи Раил Кәбир улы һәм хаҗия Гүзәл Фәрит кызы иде. Кичәнең беренче өлешендә Кайбыч мөхтәсибе  Дамир хәзрәт Гыйниятуллин хаҗ турында вәгазь сөйләде. Хаҗиләр  изге җирләр белән таныштырып, сәфәрдә алган тәэсирләре,анда күргәннәре, кичерешләре турында әнгәмә алып бардылар. Раил абый күп кенә сорауларга җавап бирде.Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим хәзрәт хаҗиларның хаҗлары кабул булсын дип дога кылып кичәне тәмамлады. Вәгазь һәм очрашу вакытында бик күп мәгълүмат алынды. 


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 һәм 3 сыйныф укучылары белән бергә "Белем алиһәсе-Әлифба" дигән китапка мәдхия чарасы уздырылды. Чараның төп сәбәпчесе"Әлифба".  Күргәзмәдә урын алган терле-терле Әлифба китабы "туганнары" белән танышу-күзәтү уздырылды. Арчадагы Әлифба музее турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында уеннар, конкурслар үткәрелде. Китапханәче балаларга матур теләкләр әйтеп тәмле күчтәнәчләр таратты.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

29 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру планлаштырыла, ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланачак.  Ярминкәдә бәяләр - базар бәяләреннән, ә продукция-безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән түбәнрәк булачак.

    Сәүдә ике мәйданчыкта узачак: район почта элемтәсе үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында. 

          Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International