ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле авылдашалар, 12 нче апрель көнне, Кошман мәдәният йортында мәктәп коллективы тарафыннан куелачак Рәзил Вәлиевнең “И машина, машина, җитте минем  башыма” спектакленә рәхим итегез.

                  Башлана: 19.00 сәг                                           Керү бушлай

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында "муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

         «Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Кичә район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында "муниципаль хезмәткәр мәктәбе" кысаларында район Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең кадрлар хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнаштылар.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 апреленнән район үзәк сырхауханәсендә өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызларны тикшерү өчен күчмә маммография эшли. План буенча 784 хатын-кыз узарга тиеш (1980, 1977, 1974, 1971, 1965, 1959, 1953, 1949, 1951, 1955, 1957, 1961, 1963, 1967, 1969 елгылар).
Искәрмә булып кызлар-яшүсмерләр, йөкле хатын-кызлар. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС алып барырга кирәк.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген, авылдашыбыз Минвәлиева Илзирә  Сәлимгәрәй кызы - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

       Һәр елны март ахырында дөньяда “Җир Сәгате” дигән акция – энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда  төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт.

        Быел, илдәге һәм дөньядагы  экологик, социаль-икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әлеге чараның әһәмияте тагын да арта төшә. 2019 елның 30 марты көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барыгызны да әлеге  чарада катнашырга чакырабыз.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Кичә 25 нче март көнне  Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында авыл җирлеге башлыклары,  терроризмга каршы комиссия әгъзалары катнашында утырыш булып узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

23 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында  авыл җирлекләрендә оешкан  хатын – кызлар командалары арасында волейбол ярышлары булып узды узды. Әлеге ярышта безнең Кошман командасы да  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International