ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Кошман мәдәният йортында язны каршылау "Нәүрүз бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә,Кыш бабай һәм сый-хөрмәт җыйган балалар килгәннәр иде. Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Чара барган мәйданда күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде: телиләр икән тәмле чәй һәм коймак белән сыйланалар, уеннарда катнашалар. Бәйрәм артистларыбызның дәртле, җыр-биюләре белән дәвам итте.


23
март, 2019 ел
шимбә

Бүген, авылдашыбыз Газиева Флюра Касыйм  кызы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән  Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елның 19 мартыннан 19 апреленә кадәр туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча киң чаралар үткәрерү планлаштырган.

           Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге туберкулезга даими тикшерү кирәклеге турында искә төшерә һәм Кайбыч муниципаль районы халкын флюорография тикшерүен узарга чакыра.

           Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри флюорография тикшерүен ике елга бер тапкыр 15 яшькә җиткән барлык затлар үтәргә тиеш.


22
март, 2019 ел
җомга

21 март көнне район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында эшмәкәрләр җыелышы булып узды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы буенча 8 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкиле Андрей Зайков, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашты.

27 мартта "Созвездие-Йолдызлык" гала-концертына билетлар сатып алыгыз. Белешмәләр өчен телефон: 8(84370) 2-13-12.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

19 март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне» узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде: 4 һәм 5 курс укучылары. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.

 


15
март, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.

 

Урам исемнәре язылган такталар яңартылды


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Урсак урман хуҗалыгы поселогында, урам утлары лампочкалары яңартылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International