Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйм! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Кошман мәдәният йортында уздырылачак Яңа ел тамашасын карарга чакырабыз. Әлеге тамаша 20.00 сәг. башлана
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бассейн ишекләре теләге булган һәркем өчен иртәнге 8:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык. 31 декабрь һәм 1 январь ял көннәре дип санала.
Район үзәгендә үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашу
Эш режимы:
дүшәмбе-ял көне;
сишәмбе-җомга көннәрендә 16:00-21:00 сәгатьтә кадәр;
шимбә-якшәмбе 10:00-22:00 сәгатьтә кадәр;
Чаңгы прокаты: 2 сәгате 100 сум.
Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә 19 декабрь көнне Кайбыч районында эвакуация чаралары белән идарә итү буенча гражданнар оборонасы органнары һәм хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр узды.
Бүген, 18 декабрьдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды булды. Әлеге съездда Кайбыч районыннан район башлыгы И.И.Рахматуллин һәм авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең югары белем бирү оешмаларына урта (тулы) гомуми белем (2019 елда урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган), шәхси һәм эшлекле сыйфатлары буенча, хокук саклау органнарында хезмәт итүгә физик әзерлек һәм сәламәтлек торышы буенча урта һөнәри белем бирә торган гражданнарны кабул итә.
13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк
2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне суд приставларыннан, адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, консультацияләр Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.