ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл җирлеге Советы һәм район Советы депутаты Лилия Сафина Кошман мәктәбендә узган парламент сәгатендә катнашты.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

17 нче октябрь көнне Кошман мәдәният йортында Закиров Мансур һәм Миндубаева Фәйрүзә апа белән бер чорда эшләгән авылдашлар һәм аларның гаилә членнары катнашында “Бергә узган хезмәт юлы” дигән кичә узды. Кичәдә Мансур Әхмәтҗан улының тормыш иптәше Әлфия апа, кызы Зөлфия, Фәйрүзә апаның кызы Гөлнар, “Правда” колхозы чорында бергә эшләгән хезмәттәшләр  матур  хәтирәләре  белән  уртаклаштылар.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

13 нче октябрь көнне Кошман авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы Казанда ярминкәдә катнашты. Сигез меңлек  яшелчә һәм  сөт продуктлары сатылды.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Урсак урман хуҗалыгы поселыгында  үзара салым  акчасына колонкалар өчен будкалар куелды. Эшне “Заман”  фирмасы башкарды.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кошман авыл  җирлегендә яшәүче 219 пенсионерга өлкәннәр көне уңаеннан шикәр комы һәм он таратылды. Агрофирма тарафыннан ел саен оештырыла торган бу чара өчен пенсионерлар зур рәхмәтле.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Кошман мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. «Әмәт» мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты. 

Өлкәннәр ункөнлегендә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина өлкән яшьтәгеләр һәм урында ятып авыручы хезмәт ветераннарың хәлен белде, аларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      Өлкәннәр декадасы уңаеннан 5 нче октябрь көнне Кошман мәдәният йортында вәгазь кичәсе уздырыла. Казан шәһәреннән имам Равил Бикбаев килә. Гаиләгез белән вәгазь кичәсенә рәхим итегез!

Башлана 18.00 сәг.

Бүген, авылдашыбыз Сафиуллина Вәсилә Зиннәт кызы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район Башлыгы булышчысы  Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар. Алар Сафиуллина Вәсилә Зиннәт кызына Россия Федерация Президентыннан килгән котлау хатын тапшырдылар.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кошман авылының Сәгыйди һәм Елга аръягы урамнарында Республика һәм Федераль программалар  нигезендә башкарылган таштан юл салу  эшеләре  тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International