ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев өченче ел рәттән, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын үзенең кафесына, мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыйды. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фәйзуллин белән Ибраһим хәзрәт Сабиров тарафыннан Коръән сүрәләреннән аятьләр яңгырады. Дамир хәзрәт әти-әниләрне хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, мохтаҗларны кайгырту турында үтемле вәгазьләр сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Корбан чалдырып, аларны бергә җыеп зурлаганы өчен Равил Җәләлиевка рәхмәт әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да абый-апаларга теләкләрен, мәҗлесне оештыручыга рәхмәтен җиткерде.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген  Кошман авыл җирлеге Советының чираттагы  утырышы узды. Депутатлар җирле референдумга куелачак мәсьәләләрне карап, карар кабул иттеләр.


30
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

30 сентябрь көнне Олы Кайбычта район почта элемтәсе үзәге каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.  Ярминкәдә район халкына киң ассортиментта ашлык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук печән һәм салам тәкъдим ителде.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, авылдашыбыз Садыйков Хәй Халикъ улы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин  һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Түбән Кошман  авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде. Эшне шәхси эшмәкәрләр Айдар Әбүзаров башкарды.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының чираттагы егерме бишенче утырышы узды.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кошман авылының Сәгыйди һәм Елга аръягы урамнарына Республика һәм Федераль программалар  нигезендә  таштан юл салу  эше башланып китте.

 


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 15 сентябрь көнне, Кошман мәктәбе стадионында Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган «Милләтләр кроссы» спорт бәйрәме узды. 


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

14 сентябрь көнне Кошман мәктәбе территориясендә әтиләр катнашында зур өмә узды.  Мәктәпнең территориясен яңарту максатыннан оештырылган әлеге өмәдә  һәммәсе дә бик теләп катнашты.

Олы Кайбыч авылының  "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чуашстан һәм Марий Эл кунаклары, район халкы катнашты. Күңелле бәйрәм балаларның кичке уен программасы фольклор ансамбльләре әзерләгән концерттан башланды. Кызыклы җырлар яңгырады, алар дәртле уеннар һәм бию белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International