Кайбыч районы прокуратурасы 51 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
2023 елның 24 декабрендә 12 сәгать 00 минутта гражданин С. , үз гамәлләре белән торак кагылгысызлыгын бозуын аңлап та, Х. гражданкасының йорт яны территориясенә законсыз үтеп керә, шулай ук аның 1 нче номерлы фатирына да рөхсәтсез һәм аның ихтыярына каршы үтеп керә, шуның белән торакның кагылгысызлыгына конституцион хокукны боза.
Әлеге җинаять эшен карау барышында гражданин С. кылган эшендә тулысынча гаепле булуын таный.
Суд дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешә, г. РФ ҖК 139 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле булган һәм аңа 4 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгели, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотыла.
Суд карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кошман авыл җирлеге территориясендә өмә оештырылды. Әлеге өмәдә авыл җирлегендә эшләүче бюджет хезмәткәрләре, авыл җирлеге халкы катнашында. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны җыештырдылар чисталык һәм тәртип урнаштырдылар.
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә:
Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар:
"Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
Прокуратура торак законнарының үтәлешен тикшерде.
Кайбыч муниципаль районы территориясендә маневр фондының торак биналары рәвешендә махсуслаштырылган торак фонды юк, бу гражданнарның хокукларын боза, чөнки район территориясендә гадәттән тыш хәлләр, шулай ук РФ ТК 95 маддәсендә каралган башка хәлләр барлыкка килү куркынычы бар.
Бу уңайдан, прокуратура Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының маневр фондының торак биналарын булдыру буенча чаралар күрмәү өлешендә эшсезлеген законсыз дип тану турында судка мөрәҗәгать итте. Шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетына суд карары законлы көченә кергәннән соң 6 (алты) ай эчендә Кайбыч муниципаль районы территориясендә мохтаҗ гражданнарга бирү өчен маневр фондының торак биналарын булдырырга йөкләмә бирергә.
Суд прокурорның административ дәгъва гаризасын тулысынча канәгатьләндерде һәм законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.
Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
- бердәм пособие билгеләү;
- ана капиталы чаралары белән эш итү.
Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.
Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.
«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен һәркем үзе сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторы көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.