ЯҢАЛЫКЛАР



13
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.

Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган,  1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.

«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе - торак шартларын яхшырту,  программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит  алмыйча, ана капиталы акчасына гына  төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын- мәсәлән, таунхауслар - берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны  - ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә  һәм төзүгә акча юнәлдерә алалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга  балага өч яшь тулгач файдаланырга  мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта  бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.

 

Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка Дәүләт хезмәте порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).


9
март, 2024 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы гражданның Кайбыч муниципаль районы аша уза торган М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын кышкы канәгатьләнерлек тотмау турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

«Волгадорстрой» ҖЧҖ эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын регламентташтыручы дәүләт стандартын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә, юеш кар һәм кар валлары булуы ачыкланды. Бу фактлар билгесез төркем кешеләренә күрсәтелгән автомобиль юлы буенча куркынычсыз хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырды.

Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан «Волгадорстрой» ҖЧҖгә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, аны карау нәтиҗәләре буенча Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан 200 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар бетерелде, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

 

 Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча  дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.      

        

         Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим.       

        

         Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.

        

          Мәгүлүматлар тулы булмаган очракта,  стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып,  шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә.       

 

_______________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

     

 

 

           " Шәхси счетта барлык кирәкле мәгълүматлар тупланып,  гражданин автомат режимда пенсия билгеләүгә ризалык биргән очракта,  картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында карар пенсия билгеләүне сорап язылган гаризаны теркәү вакытыннан соң нибары өч сәгать дәвамында чыгарыла, шуннан соң гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына тиешле хәбәрнамә җибәрелә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

    

     Исегезгә төшерәбез, 2024 елда 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булган,  58 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 63 яшь тулган ир-атларга картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә.


5
март, 2024 ел
сишәмбе

            Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.

     

           Картлык  буенча иминият  пенсиясенә  «авыл» өстәмәсе  2033,72 сум,  ягъни   быел   8 134,88 сумга җиткән  теркәлгән  түләүнең  25%ын  тәшкил итә,  ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.

 

           Әгәр  пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә.

 

            Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.

 

_______________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

     

 

 

          «Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла. Пенсия билгеләгәннән соң эшләүне дәвам итүче авыл пенсионерлары игътибарына:  авыл стажы өчен  өстәмә түләү  эштән туктаган пенсионер  гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына  билгеләнә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

           «Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр  элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән  чорлар кертелә.

 

          Һөнәрләр  белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.

 

           Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай).



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International