Июнь аенда булачак ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
“Россия почтасы” федераль почта идарәсе филиалы – “Татарстан почтасы” почта хезмәте идарәсе 12,13 һәм 14 июньдә бирелергә тиешле пенсияләрне 11 июньдә туләячәк.
“Китерү хезмәте” акционерлык җәмгыяте пенсияләрне гадәттәгечә, расланган график буенча китерәчәк. Пенсия күчерү графигы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта кредит оешмалары пенсия һәм башка төр түләүләрне 11 июньдә күчерә.
Игътибар! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерүгә кагылышлы сораулар туган очракта үз участогыгызга хезмәт күрсәтүче почтальонга, элемтә бүлегенә мөрәҗәгать итергә яисә 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия почтасының кайнар элемтәсенә шалтыратырга мөмкин.
Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга 8-800-600-0-357 телефоны аша Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе контакт-үзәге белгечләре җавап бирә.
Инвалид коляскасыннан файдаланучы сәламәтлеге чикле гражданнар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетны онлайн-режимда ала алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Узган айдан башлап “Россия тимер юллары” мәгълүмат системасының инвалидларның федераль реестры белән интеграцияләнүе билетларны интернет аша алырга мөмкинлек бирә. Оешмалар реестрдагы инвалидлык бирелү турындагы мәгълүматларны даими рәвештә карый алалар, бу исә гражданнарны инвалидлыклары булу фактын дәлилләүдән азат итә.
Пенсия фонды узган елның декабрендә уңышлы сынау үткәргәннән соң инвалидларның федераль реестры мәгълүматларын Россия тимер юлларына тапшыру проектын даими файдалануга күчерде. Хәзер инвалидлар билетларны онлайн-режимда алалар. Моңа кадәр инвалидларга махсуслаштырылган урыннарга билет алу өчен транспорт компанияләре кассаларында инвалидлык турында белешмә күрсәтергә кирәк иде.
Тимер юл билетлары алуны гадиләштерү инвалидларның федераль реестры хезмәт күрсәтүне җиңеләйткән очракларының берсе генә. Хәзер инвалидларга хезмәт күрсәтә торган барлык дәүләт ведомстволары реестр мәгълүматларыннан файдалана. Мәсәлән, мәшгульлек үзәге инвалидларны һөнәри реабилитацияләгәндә һәм аларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә реестрга мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән башлап федераль реестр инвалидларга ташламалы транспорт туктап тору урынын рәсмиләштергәндә дә федераль база буларак файдаланыла.
Федераль реестр мәгълүматлары беренче тапкыр 2017 елның августында, Пенсия фонды рееcтр буенча инвалидларга пенсия һәм айлык акчалата түләүне билгеләү пилот проектын гамәлгә ашырганда кулланылды. Нәтиҗәдә инвалидлык буенча барлык пенсияләр хәзер реестрга нигезләнеп билгеләнә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 37 статьясы нигезендә хезмәт ирекле. Һәркем үзенең хезмәткә булган сәләтләре белән ирекле эш итәргә хокуклы. Мәҗбүри хезмәт тыела.
Шундый ук нормада Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 4 статьясында беркетелгән.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, укучылар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда үткәрелә торган һәм локаль норматив актларда билгеләнгән тәртиптә уку планы белән каралмаган чараларда үз теләкләре белән катнашырга хокуклы. Укучыларны аларның ризалыгыннан башка һәм балигъ булмаган балаларны аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү тыела.
Шулай итеп, баланы мәгариф учреждениесендә хезмәткә җәлеп итүнең мөһим шарты булып аның һәм аның ата-анасының (законлы вәкилләренең) ирекле ризалыгы булу тора. Әлеге килешү аерым документ (гариза, килешү һ. б.) белән Рәсмиләштерелергә Мөмкин. Әгәр дә белем бирү учреждениесе укучысы һәм аның ата-аналары (законлы вәкилләр) баланың хезмәтеннән файдаланырга ризалык бирмәсә, аны хезмәткә, шул исәптән мәктәп, сыйныф буенча дежурлыкка, белем бирү учреждениесе территориясен җыештыруда катнашырга, җәйге хезмәт практикасында катнашырга җәлеп итәргә ярамый.
Кайбыч район суды җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Ул ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә булган, вәкаләтле вәкилнең исереклек хәленә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган башка транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды.
2020 елның августында ир-ат РФ КоАП 12.26 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылган.
Шуңа да карамастан, 2021 елның апрелендә хөкем ителүче янә трактор руленә исерек килеш утыра һәм хәрәкәт барышында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата.
Суд җинаять эшенең шартларын исәпкә алып, гаеплегә 1 елга транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләвен Кайбыч районы прокуратурасы хуплады.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районында яшәүче бер кеше РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).
Элегрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хөкем ителүчегә 2020 елда суд 3 елга административ күзәтчелек билгеләгән, шуңа күрә аңа чикләүләр билгеләнгән: аена ике тапкыр Эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килү, 22-00 сәгатьтән 06-00 сәгатькә кадәр торак урыныннан читкә чыгу тыела.
Шуның белән бергә, 2021 елның февралендә, элегрәк, ел дәвамында үзенә йөкләнгән чикләүләрне бозган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, янә режимны бозган - тыю сәгатьләрендә өйдә булмаган, шулай ук төнлә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарланган
Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене 6 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.
Текстны тавышлы итеп ишетү өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
“Начар күрүчеләр өчен” дигән менюны ачарга, моның өчен битнең өске өлешендәге “АА” кнопкасына басырга;
Тавыш ассистенты сөйләм барышын туктатырга, билгеләнгән текстны кабаттан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыкларны һәм тематик мәкаләләрне генә түгел, кыска текстларны да (сайт бүлекләре исемнәрен, битләр тәртибен һ.б.) тавыш белән ишеттерә.
Аерым очракларда компьютерга урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистенты эшен туктатырга мөмкин. Мондый күренешне булдырмау өчен браузер һәм антивирус дөрес көйләнгән булырга тиеш, Пенсия фонды сайты өчен кисәтүсез барлыкка килә торган тәрәзләр блокировкасын сүндереп куярга кирәк.
Россия Пенсия фонды сайтындагы сервислар һәм Дәүләт хезмәтләреннән файдаланып, пенсион һәм социаль тәэмин ителеш хакында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкин.
Кайбыч районы прокуратурасы, җинаять кылган өчен хөкем ителгән җирле кешедән зыян күрүчене дәвалауга тотылган 233805 мең сум күләмендә акча түләттерү турында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итте.
Дәгъвалы гариза район суды карары нигезендә, 41 яшьлек ир РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 2 өлеше буенча (зат, идарәче автомобиль, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән, исерек хәлдә булган зат тарафыннан кылынган) хөкем ителгән.
Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан зыян күрүчегә «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары исәбеннән иминият компаниясе тарафыннан түләнгән квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелде.
Суд прокурор гаризасын тулысынча канәгатьләндергән, хөкем ителүдән 233805 сум түләттерелгән.
Суд карарының үтәлеше контрольдә тотыла.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Майда булачак ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, бу айда пенсия түләү һәм китерү тәртибенәүзгәрешләр кертелә. Бу хатка Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының бүлекчәсе хәбәр итә.
“Россия Почтасы”федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе түбәндә күрсәтелгән көннәрдә пенсияләр түләячәк:
- 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр тиешле көннәрдә (почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 майкөннәрдә пенсия китерү графигы буенча(почта элемтәсе бүлегенең эш режимы буенча);
- 2021 елның 11 маеннан башлап пенсия китерүнең расланган графигы буенча.
"Китерү хезмәте" акционерлык җәмгыяте 2021 елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән графигы буенча китерәчәк.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре аша гадәти график буенча түләнә.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезүзегезнеңучасток почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итэ аласызяисә 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтырата аласыз.
Агымдагы елның 13 апрелендә Россия Пенсия фонды органнары пенсия тупланмалары акчасы алу хокукы булган гражданнарга Пенсия фондының шәхси кабинеты аша пенсия тупланмаларын түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклекне искәрткән смс-хәбәрләр таратты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Смс-хәбәрне Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларында контактларын калдырган гражданнар гына алачак, калган кешеләргә хәбәр почта аша җибәрелә.
Пенсиянең тупланма өлешендә күпме акча җыелганын һәм инвестицияләнүдән кергән керем күләмен Россия Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинетында шәхси счетның торышы хакында белешмә соратып белергә мөмкин. Әлеге сервис аша пенсия тупланмаларын да алып була. Акчаны алдан язылып, Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итү юлы белән дә алырга мөмкин.
Кызыксындырган сорауларга җавап алу яисә кабул ителергә алдан язылу өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча бүлекчә контакт- үзәгенең кайнар линиясенә шалтыратырга яисә Россия Пенсия фонды сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия турындагы законнар җыелмасына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм аларның түләү тәртибен үзгәртми. Аны хатын кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшь тулгач алалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукына ия булучыларга да пенсия тупланмалары вакытында түләнә.
Кайбыч районы прокуратурасы «Гурнович В.С.» крестьян-фермер хуҗалыгы (алга таба-КФХ) эшчәнлегендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерде.
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль законның 25 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек органнарына оешмада вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Әлеге мәгълүматларны мәшгульлек үзәгенә бирү гражданнарны эшкә урнаштыруның тотрыклы, нәтиҗәле системасын булдыруга, халыкның оптималь мәшгульлегенә ирешүгә юнәлдерелгән.
Тикшерү күрсәткәнчә, КФХ Законының күрсәтелгән таләпләре үтәлми, 2020 нче елда һәм 2021 нче елның узган чорында әлеге хуҗалык тарафыннан «Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенә вакантлы эш урыннары (вазыйфалар) булу турында белешмәләр бирелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы әлеге КФХ башлыгы адресына ачыкланган закон бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирде.
Җавап бирү акты карау стадиясендә.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы