Кайбыч районы прокуратурасы «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең «Буа электр челтәрләре» филиалында федераль законнарның үтәлешен тикшерде.
Җирле кешенең электр тапшыру линиясен эксплуатацияләгәндә законнарны бозу турындагы мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды.
Тикшерү барышында «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең «Буа электр челтәрләре» филиалы - КТП-38 эксплуатацияләгәндә закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.
"Электр энергетикасы турында" Федераль законның 5 статьясындагы 3 өлеше нигезендә, электр энергетикасы субъектлары әлеге Федераль закон, башка федераль закон таләпләрен һәм алар нигезендә кабул ителә торган электр энергетикасы өлкәсендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актларын үтәргә тиеш.
Тикшерү барышында ачыкланганча, КТП-38 күчмә тикшерү вакытында ишек йозакка ябылмаган, бу чит кешеләрнең күрсәтелгән куркыныч чыганагы янына ирекле керү мөмкинлеген дә төшереп калдырмый.
Моннан тыш, әлеге юл-транспорт һәлакәте шкафының корпусында тутыккан һәм буяылмаган эзләр табылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең «Буа электр челтәрләре» филиалы начальнигы адресына күрсәтмә бирелде, анда прокуратура ачыкланган закон бозуларны бетерү буенча конкрет чаралар күрүне, шулай ук гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карауны таләп итте.
Җавап бирү акты карау стадиясендә.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылының «Нур» кибете эшчәнлегендә хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
РФ Хезмәт кодексының 212 нче маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы закон нигезендә махсус бәяләү үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү һәм финанслау бурычы Эш бирүчегә йөкләнә, һәм аны оешмадан башка мәҗбүри рәвештә үткәрергә тиеш.
Тикшерү күрсәткәнчә, закон таләпләрен бозып, әлеге предприятие өч эш урынына карата хезмәт шартларына махсус бәя бирмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәр адресына хезмәтне саклау турындагы законнарны бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмә бирелде.
Җавап бирү акты карау стадиясендә.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы балалар сәламәтлеген саклау һәм дару препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә инвалид баланың хокукларын бозу турындагы ананың мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды.
Аның улы «Спинальная мышечная атрофия-G12» авыруыннан җәфа чигә.
2020 елның июлендә балага тормыш күрсәткечләре буенча дәвалау өчен табиблар консилиумы тарафыннан «Нусинерсен (Спинраза)» препараты билгеләнгән.
Балага шундый ук дарулар 2019 елда табиб комиссиясе тарафыннан билгеләнде.
Бүгенге көндә әлеге препарат күрсәтелгән баланың спиналь мускул атрофиясенең патогенетик терапиясенең бердәнбер препараты булып тора.
Әмма, бүгенге көндә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гамьсезлеге нәтиҗәсендә, балигъ булмаган балалар Тормыш өчен кирәкле «Нусинерсен (Спинраза)» дару препараты белән тәэмин ителмәгән, бу аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы прокуратурасы баланың «Дефлазакорт» препараты белән түләүсез тәэмин итү хокукын тану һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына аны вәкаләтле медицина оешмасы тәкъдим иткән дозаларда дару белән тәэмин итү бурычын йөкләү таләбе белән Казан шәһәренең Вахитов судына мөрәҗәгать итте.
Дәгъва гаризасы каралуда.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.
10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.
“Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”, - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.
Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәритә.
Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсендә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, 2021 елда 2 әни, гаризаязып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.
2007 елдан бүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы серитфикаты тапшырылды.
1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттырыла , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.
Татарстан Республикасында 82 мең пенсионерның, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларның пенсияләре арта. Пенсия арту шулай ук Дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсия алучыларга – хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билегесе белән бүләкләнүче гражданнарга, Чернобыльдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булмаган балаларына да кагыла.
Социаль пенсия алучылар да апрельдә арткан пенсия алачак. Картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә булмаган балалар әлеге категориягә карыйлар.
“Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучыларны рәсми рәвештә эшләү факты индексацияләүдән генә түгел, пенсиясеннән тулысынча мәхрүм итә. Пенсионер эшләгән чорда пенсия вакытлыча туктатылып тора”,- ди Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында эшләмәүче 60 меңгә якын авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.
"Авыл» пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге 805 номерлы карары нигезендә авыл хезмәткәрләренә иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эш, производство, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәләре мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелгән.
Авыл Советларында, поселок кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Бу оешма колхоз, совхоз яки КФХ составына керсә, искәрмә булып тора. Ул чакта ташлама саклана. Ташлама шәһәрдә хезмәт стажы эшләүчеләргә, ә аннары авылга күчеп китүчеләргә кагылмый. Әгәр кеше гомере буе авыл җирендә эшләсә, ә аннары шәһәргә күчсә, аннан ташлама алу хокукы элек авыл җирлегенә күчкәндә саклана.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән, иминият пенсиясе билгеләнгәндә үк эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин. - Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: эштән киткәннән соң өстәмә түләү гариза тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә акча алучы авыл пенсионерларына да эшкә урнашканда мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу очракта ул төшерелә. Технология нигезендә, Пенсия фонды эш бирүчеләрдән эшләүче гражданнар турындагы мәгълүматларны эшкә кабул ителгәннән соң икенче айга гына эшкәртә, шуңа күрә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, РПФКА кире кайтарылырга тиешле өстәмә түләү барлыкка килергә мөмкин.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.
“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.
Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь аеда түләмәгән гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 2 млрд. сумнан артык суммага 405 меңнән артык Татарстан баласына түләнелде.
Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән Указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.
Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса да, кирәк булачак.
Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә.
Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардангаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде. Хәзер түләүләрне дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки икеяшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Быелдан башлап Пенсия фонды мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.
Ата-ананың берсе хәрби,коткаручы, полиция хезмәткәре яисә башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.
“Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләү алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып төркәлгән очракта, акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.