ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.

Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.

Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.

Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.

РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

 

 

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


31
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле авылдашлар һәм кайткан кунаклар!

Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле еллар насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Кошман мәдәният йортында уздырылачак Яңа ел тамашасын карарга чакырабыз. Әлеге тамаша 20.00 сәг. башлана

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДА РПФ КЛИЕНТЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ

БЕЛДЕРҮЕ

2021 нче елның 6 нчы гыйнвары көнне 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Кайбыч районында РПФның клиент хезмәтендә җирләүгә соцпособие түләүгә документлар кабул итү һәм йөкләмәләр бирү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 нче йорт (кабинет 1)

Телефон, 884370-2-10-74

 


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

“Бердәм Россия” Кайбыч җирле бүлекчәсе «Яңа ел белән, ветеран!» акциясенә кушылды. 25 декабрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Районда алар барлыгы  7. Кошман авылыннан Җиһаншин Хәсән Җиһанша улына да бүләк тапшырылды.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Кошман авыл җирлегендә район күләмендә сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Мәктәп коллективы искиткеч матур чыгыш хәзерләп күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә! Туган теле җыры аша 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.

Урманчылыкта яшәүче Айрат абый Әдиятуллин - 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район Башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.

Кичә Кошман авылында гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулган авылдашларыбызны Әминә апа һәм Әгъләм абый Камалиевларны, 55 ел тулган Суфия апа һәм Әсхәт абый Хикматуллиннарны, Халидә апа һәм Рафил абый Садриевларны юбилейлары белән  район  Башлыгы исеменнән  Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә Кошман авылында гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулган авылдашларыбызны Әминә апа һәм Әгъләм абый Камалиевларны, 55 ел тулган Суфия апа һәм Әсхәт абый Хикматуллиннарны, Халидә апа һәм Рафил абый Садриевларны юбилейлары белән  район  Башлыгы исеменнән  Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International