ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында эшләмәүче 60 меңгә якын авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.

    "Авыл» пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге 805 номерлы карары нигезендә авыл хезмәткәрләренә иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эш, производство, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәләре мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелгән.

Авыл Советларында, поселок кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Бу оешма колхоз, совхоз яки КФХ составына керсә, искәрмә булып тора. Ул чакта ташлама саклана. Ташлама шәһәрдә хезмәт стажы эшләүчеләргә, ә аннары авылга күчеп китүчеләргә кагылмый. Әгәр кеше гомере буе авыл җирендә эшләсә, ә аннары шәһәргә күчсә, аннан ташлама алу хокукы элек авыл җирлегенә күчкәндә саклана.

«Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән, иминият пенсиясе билгеләнгәндә үк эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин. - Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: эштән киткәннән соң өстәмә түләү гариза тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә акча алучы авыл пенсионерларына да эшкә урнашканда мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу очракта ул төшерелә. Технология нигезендә, Пенсия фонды эш бирүчеләрдән эшләүче гражданнар турындагы мәгълүматларны эшкә кабул ителгәннән соң икенче айга гына эшкәртә, шуңа күрә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, РПФКА кире кайтарылырга тиешле өстәмә түләү барлыкка килергә мөмкин.

 

 


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның  эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы  факторлар  куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.

“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль  Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм  күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.

Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь аеда түләмәгән гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 2 млрд. сумнан артык суммага 405 меңнән артык Татарстан баласына түләнелде.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән Указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса да, кирәк булачак.


5
март, 2021 ел
җомга

Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең  узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардангаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде. Хәзер түләүләрне  дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки икеяшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Быелдан башлап Пенсия фонды  мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.

Ата-ананың берсе хәрби,коткаручы, полиция хезмәткәре яисә  башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.

          “Ана капиталы исәбеннән айлык  акчалата түләү алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып төркәлгән очракта, акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

        


2
март, 2021 ел
сишәмбе

    2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз    Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

     Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.

     Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

     Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

      2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.

89178941919


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

22 нче ферваль көнне Кошман авылында, Әфганстан сугышында катнашкан, тыныч тормышта вафат булган авылдашыбыз  Кашапов Марат Хәлил улы яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Суперсервис кайгырту

Татарстан Республикасында социаль ярдәм чараларын алу өчен кушымта, ул субсидияләр алырга һәм гариза җибәрергә ярдәм итәчәк

 

1.социаль ярдәм чараларын сайлар

 

2.автомат рәвештә гариза тутырачак

 

3.исәпләп

 

Сез сайларга яраклы, сезнең өчен социаль яклау чараларын, өйрәнергә мәгълүматны һәм гаризаны сайтта рәсмиләштерергә zabota.tatar.ru


5
февраль, 2021 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы район судында РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (әлеге зат тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә йогынты ясый торган административ хокук бозуга бәйле административ чикләүләрне яисә чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).

        Бәрлебаш авылында яшәүче 2012 елда законсыз рәвештә торакка үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган. 2016 елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч, аңа суд административ күзәтчелек билгеләгән.     

        Әмма хөкем ителүче берничә тапкыр билгеләнгән чикләүләрне бозган һәм йөкләнгән бурычларны үтәмәгән, шуңа бәйле рәвештә, 2020 ел дәвамында берничә тапкыр РФ КоАП 19.24 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган (административ чикләүләрне үтәмәү һәм административ күзәтчелек вакытында билгеләнгән бурычларны үтәмәү).

       Моннан тыш, 2020 елның 18 ноябрендә, 22 сәгатьтән соң торак бинадан читтә торуны тыю рәвешендә административ чикләүне бозып, ир РФ КоАП 20.21 статьясында каралган административ хокукны бозып (Җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда була )

        Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

      Суд, Дәүләт гаепләүченең позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә керде. 

 

     Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Президент Указы буенча гаиләдәге 8 яше тулмаган һәр балага 5 әр мең сум күләмендә акча баланың әти-әнисенә, уллыкка алучыларга, опекуннарына яисә попечительләренә түләнә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга берьюлы бирелүче акчаны алган гаиләләргә Пенсия фонды өстәмә түләүне декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Татарстанда яшәүче 400248 гаилә әлеге акчаны алды.

2020 1 июленнән соң гаиләдә бала туган яки гаиләләр узган ел дәвамында Пенсия фонды аша түләнгән акчаларны сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза язарга кирәк.

Гаризада балаларның туу турында таныклыклары мәгълүматлары һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Моңа кадәр балаларга тиешле акчаларны алып, аннан соң банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза язарга кирәк. Гариза баланың әти-әнисе, опекуны яки рәсми вәкиле тарафыннан рус телендә языла.

Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.

Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хаты-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.

Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш  белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.

Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.

Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.

Элеккечә пенсиягә чыгу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стаңы тупларга кирәк. 2021 ел ахырыны кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 12 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10 га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.

Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Аларның хокуклары тулы күләмдә сакланды. Хезмәткә яраклылыгын югалтучыларга инвалидлык төркеме вакытында бирелә.

Пенсион тупланмаларның гражданнарга 55 һәм 60 яшьтә, пенсиягә чыгу хокукы бу яшьтән иртәрәк булган очракта аннан да иртәрәк бирелүен кисәтү дә урынлы булыр. Тупланып барган акчаларны алыр өчен Россия Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International