ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар шактый зур финанс ресурслары җәлеп ителә торган һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукка каршы ысул белән баерга омтылуы аркасында коррупциоген күренешләргә дучар булган икътисад өлкәләренең берсе булып тора.

Мондый күренешләргә каршы тору максатларында заказчы сатып алуларда катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Контракт системасы турында закон) каралган бердәм таләпләрне билгели.

Шундый мәҗбүри таләпләрнең берсе - сатып алуларда катнашучылар һәм заказчы арасында мәнфәгатьләр конфликты булмау (Контракт системасы турында законның 31 ст. 9 өлеше).

Күрсәтелгән закон белән, мәнфәгатьләр конфликты дигәндә заказчының сатып алулар процессында турыдан-туры катнашучы - физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (ИП) белән; сатуларда катнашучыфайда алучылар - хуҗалык җәмгыятенең турыдан-туры яисә читләтеп (юридик зат яисә берничә юридик зат аша) тавыш бирә торган акцияләренең 10%ыннан күбрәген яисә сатып алуда катнашучы хуҗалык җәмгыятенең устав капиталында 10%тан артык өлешен тәшкил итүче физик затлар белән; хуҗалык җәмгыяте  башкарма органы җитәкчесе (директор, генераль директор, идарәче, президент һ.б.) белән;хуҗалык җәмгыятенең коллегиаль башкарма органы әгъзалары белән; учреждение яисә унитар предприятие җитәкчесе белән; сатып алуда катнашучы юридик затлар идарәсенең башка органнары белән вазыйфаи затларның никахта торуы йә якын туганнары, уллыкка алучылары яисә уллыкка алынганнары булган ситуацияләр аңлашыла дип билгеләнгән.

Мәнфәгатьләр конфликты ачыкланганда, заказчы контракт төзүдән баш тартыргатиеш.

Мәнфәгатьләр конфликты булганда төзелгән контракт вак килешү булып тора, чөнки турыдан-туры закон белән билгеләнгән тыюны боза һәм халык мәнфәгатьләренә яный.

Законнарның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыруга караган өлешендәге таләпләрен үтәү суд чыгымнары, административ штрафлар рәвешендә тискәре нәтиҗәләрне, шулай ук законлы булмаган контрактны үтәүгә бәйле финанс югалтуларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Cудта Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан 1978 елгы Кайбыч районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды  (ата-ананың нигезле сәбәпләре булмаган килеш балигъ булмаган балаларны матди карап тору өчен түләмичә суд карарын бозуы,   бу гамәлнең берничә тапкыр кабатлануы).

Суд утырышында хөкем ителүченең 2019 елның маенда балигъ булмаган баланы матди карап торуга алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеләнде.Әмма административ җаваплылыкка тартылган булса да, хөкем ителүче алимент буенча бурычларны каплау буенча бернинди чаралар күрмәгән, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, эшсез сыйфатында исәпкә басмаган, эш эзләп мөрәҗәгать итмәгән, шуңа бәйле рәвештә узган елның октябрендә аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хатынның алимент буенча балигъ булмаган улы файдасына бурычы 45 мең сумнан артык тәшкил итә.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Оксанага 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, эш хакының 5% ын дәүләт файдасына тотылып барылачак.

Район суды хөкеменә шикаять бирелмәде һәм хәзерге вакытта гаепләү карары үзенең законлы көченә керде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

      Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

      Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталы  хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.

     Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу  хокукыны тәәсир итми.

       Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин эйтеп үткәнчә,  мөмкинлек  булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге  түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте  Пенсия фонды башлыгы. - Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк".

      Балага акча алу өчен es.pfrf.ru  яисә gosuslugi.ru порталындагы  шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми -  кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

     Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәләрендә һәм клиент белән эшләү хезмәтендә кабул ителә.

      Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына  алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша,шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була.

 

 

 

 

Гаиләләргә түләүләр мисаллары

 

1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум.

 

2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.

 

3. Өч балалы гаилә: Кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум.

 

4. Гаиләдәге бер бала  2020 елның маенда туган . Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

         Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталының суммасы түбәндәгечә тәшкил итә:

-2020 елда туган беренче балага -466617 сум;

-2007 елдан 2019 елга кадәр (2019 елны да кертеп) туган икенче балага – 466617 сум;

-2020 елдан башлап туган икенче балага 616617 сум.

         * яисә  моңа  кадәр ана капиталын алуга  хокукы булмаган гаиләләрдә 2020 елда һәм аннан соң туган өченче яки аннан соңгы балаларга.

“Шунысын кабат искәртеп узам, ана (гаилә) сертификатын алуга бернинди чикләүләр юк! Киресенчә, 15 апрельдән  башлап Пенсия  фонды сертификатларны гариза алмыйчан рәсмиләштерә башлый. Бу исә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү таләп ителмәячәк, моның өчен ЕСИА да раслаучы исәп язуы  булу җитә”,- диде Пенсия  фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдурд Вафин.

Исегезгә төшерәбез! Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганлыгын өегездән чыкмыйча гына ПФР сайтындагы шәхси  кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин.

 


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

          Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.

                Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:8 (843) 2-79-27-27

                 Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә.

       Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.

    Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.

      Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.

        Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.

       Ана капиталы хисабыннан ай саен  акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан  аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе  2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

         Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча  әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.

 


3
апрель, 2020 ел
җомга

Ана капиталына хокукы булган 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүне оештыру турында тулырак мәгълүмат тиздән ТР буенча РПФ бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда басылып чыгачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Тагын бер кат игътибар итәбез: РПФның территориаль органнарына барырга кирәкми. Гаризалар дистанцион рәвештә, шәхси кабинет (РПФ сайты) һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә кабул ителәчәк.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате “Хөрмәтле райондашлар! Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз, балаларыгыз белән шөгыльләнегез. Ил Прези денты юкка гына бер атналык ял игълан итмәде. Аның “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру” дигән сүзләрен барыбыз да төгәл үтик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрдән аеруча зур саклык таләп ителә. Ялгыз яшәүче пенсио нерларга азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре түләү өчен волонтерлар билгеләнде. Моның өчен сезгә районда ачылган “кайнар линия”гә 2-10-93 номерына шалтыратырга кирәк. Андый мөмкинлегегез булмаса, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итегез. Гомумән, авыл халкына, юк мәшәкатен бар итеп, район үзәгенә килеп йөрмәскә киңәш итәм. Авылларда азык-төлек кибетләре эшли бит. Бер атналык ялга бәйле рәвештә, авылга шәһәрдән кайтучылар күп. Алар махсус режим кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында, эшне туктатып булмый торган тармакларда эшләүчеләр саклык чараларын күрсеннәр иде. Гигиена кагыйдәләрен саклау, табиблар әйткәнчә, кулны еш юып тору турында истән чыгармагыз. Бу чир мине читләтеп узар дип уйламагыз, саклык чаралары күрегез. Авыруның беренче билгеләре күренүгә (температура, ютәл булганда) медикларга хәбәр итегез. Авыр чорны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрергә язсын! Барыгызга да сәламәтлек телим”.

 

 

Дорогие татарстанцы!

Хөрмәтле ватандашлар!

 В мире сохраняется напряженная обстановка в связи с распространением коронавируса нового типа. Страны, столкнувшиеся с этим вызовом, вводят жесткие меры для сдерживания пандемии. Количество зараженных в России пока на порядок меньше, но ситуация развивается стремительно, вирус может унести жизни тысяч людей.

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш.

Объявленная нерабочей неделя – не каникулы! Она дана, чтобы снизить количество контактов и остановить распространение коронавирусной инфекции. Сейчас не время для прогулок в парках, выездов на шашлыки и встреч с друзьями! Но прошедшие выходные показали, что, к сожалению, не все осознают серьезность угрозы.

Әгәр сезгә кибеткә яисә аптекага барырга кирәк икән - «кайнар линия»гә шалтыратыгыз. Махсус волонтерлар сезгә дару hәм азык-төлекне алырга ярдәм итәчәкләр. Бу гади кагыйдәләрне барыбызның иминлеге өчен үтәргә чакырам.

Я понимаю, как сложно находиться в изоляции. Но сейчас всё только в наших руках. Правительство Татарстана, медики и я лично предпринимаем все необходимые действия, чтобы ситуация в республике находилась под контролем.

Обращаюсь к каждому из вас – оставайтесь дома!

Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм бу хатны туганнарыгызга һәм дусларыгызга да җибәрегез.

 С заботой о вашем здоровье,

Президент Республики Татарстан                                                Р.Н.Минниханов

Телефоны горячих линий:

 Колл-центр «Мы поможем»:  8(843) 598-3-598

 Горячая линия взаимопомощи #МыВместе: 8 800 200 3411

 

Единая горячая линия:  8 800 222 5900

Өйдә калыгыз! РПФ хезмәтләрен дистанцион рәвештә алачаксыз, ә азык – төлек-Өйгә китереп бирәләр! Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә. Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районында клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин. Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru. Әгәр дә барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылып, сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк 8(84370) 2-10-74

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. Моннан тыш, районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 8 (84370) 2-10-93 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.
Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла. Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International