Хөрмәтле Гүзәл һәм Рафис Гыйләҗевлар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак.
Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.
Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.
Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.
Һәр елны март ахырында дөньяда “Җир Сәгате” дигән акция – энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт.
Быел, илдәге һәм дөньядагы экологик, социаль-икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әлеге чараның әһәмияте тагын да арта төшә. 2020 елның 28 марты көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
2020 елның 30 мартыннан башлап Пенсия фонды гражданнарны бары тик алдан язылу буенча, шулай ук сайт аша яки 8(84370) 2-10-74 телефон номеры буенча гына кабул итәчәк.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районының клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин.
Пенсия фондына бару, мәсәлән, гариза бирү кирәк булган очракта, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк!!!
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.
Шулай ук, Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, ПФР сайтының шәхси кабинеты аша алдан язылу сервисыннан файдаланырга киңәш итәбез.
Моннан тыш, кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Татарстан Республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кайбыч районы (бүлек хокукындагы) клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны 8 (84370) – 2-10-74.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Короновирус турындагы нигезләмә нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр башкарыла. Түләү өлкән кеше акчасы хисабына башкарыла.
Ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84370)2-10-93.
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Кайбыч район судында РФ ҖК 105 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни аңлы рәвештә башка кешегә үлем китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.
2019 елның ноябрендә Кайбыч районының Ульянково авылында, танышы йортында спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, гаепләнүченең көнләшүе аркасында һәлак булучы белән бәхәсләшүе ачыклана һәм әлеге фаҗига килеп чыга.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «Ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.
Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булмаганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.
Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел иде, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылды.
Закон чыгаручылар тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл дип билгеләнгән.
Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.
Россиядә беренче буларак Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос күчерергә гариза алу буенча “Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.
Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.
“Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.
“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!