ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

            Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының  артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары,  пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә  язылырга тәкъдим итә,  аннары SMS-хәбәр буенча  килгән кодны соратып алалар.

           Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчылар гамәлләре турында бара. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.

           Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Фондның барлык хезмәтләре бары  Социаль фонд яки  күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләре яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып,  нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», - дип билгеләп үтте ул.

 

           Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 до 15.45 сәгатьләрдә 

8-800-1-00000-1 телефоны буенча  Социаль фондның Татарстан бүлеге  бердәм контакт-үзәге белгечләреннән  консультация алырга мөмкин.

 


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Шулай:

2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә киләчәк түләүләр :

- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;

- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.

 

5 НОЯБРЬДӘ

- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен  түләнә торган  түләү.

 

8 НОЯБРЬДӘ —

- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга  пособие

Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.

Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз

         Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә  таныша аласыз.  


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар  кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып,   "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.

Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз!

"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә   таныша аласыз. Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

          Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта,  биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны  теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу  тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.

        “Бары тик Россия Федерациясе территориясендә  яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә  бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

          Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

Видеокомментарий Управляющего: https://disk.yandex.ru/i/6Rh0AVACiRnllg


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә  торган түләү алды.

Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль  фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.

Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.

"Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән,  акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар үз акчаларын ала инде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле сумманың  күләме сертификат хуҗасының түләү сорап мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган

факттагы сумма буенча билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул  тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми.

 

 

 

Ана капиталының файдаланылмаган өлеше  баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары  калган акчаларның төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала.

Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә  шалтыратып , консультация ала аласыз.

Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

 

 


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Уголовная ответственность за вовлечение несовершеннолетних в совершение преступления предусмотрена ст. 150 УК РФ. Под несовершеннолетним понимается лицо, не достигшее возраста 18 лет.

Вовлечение несовершеннолетнего в совершение преступления представляет собой специальный вид подстрекательства, под которым понимаются действия взрослого лица, направленные на возбуждение желания у несовершеннолетнего совершить преступление, которые могут выражаться в форме: обещаний; обмана; угроз; предложения совершить преступление; разжигания чувства зависти, мести; иных действий (например, путем подкупа, уговоров).

К уголовной ответственности за вовлечение несовершеннолетнего в совершение преступления может быть привлечено физическое вменяемое лицо: достигшее возраста 18 лет; совершившее преступление умышленно.

Для квалификации действий виновного не имеет значения, в качестве кого несовершеннолетний вовлекается в совершение преступления (исполнитель, пособник, подстрекатель).

Преступление, ответственность за которое предусмотрено ст.150 УК РФ, является оконченными с момента: совершения несовершеннолетним преступления; приготовления несовершеннолетним к преступлению; покушения несовершеннолетним на преступление.

Если последствия не наступили по не зависящим от виновного лица обстоятельствам, то его действия могут быть квалифицированы как покушение на вовлечение несовершеннолетнего в совершение преступления (ч.3 ст.30 УК РФ и ст.150 УК РФ).

Лицо, вовлекшее несовершеннолетнего в совершение преступления, несет уголовную ответственность за содеянное: как исполнитель путем посредственного причинения (в случае совершения преступления несовершеннолетним, не подлежащим уголовной ответственности); по ст.150 УК РФ, по закону, предусматривающему ответственность за соучастие (в виде подстрекательства) в совершении конкретного преступления, а также как соисполнитель конкретного преступления (если он также участвовал в его совершении).

 ч.2 ст.150 УК РФ предусматривает квалифицированный состав преступления, характеризующийся признаком специального субъекта преступления - к уголовной ответственности могут быть привлечены: родители; педагогические работники; иные лица, на которых законом возложены обязанности по воспитанию несовершеннолетнего (опекуны (попечители) и др.).

ч.3 ст.150 УК РФ предусматривает квалифицированный состав преступления, характеризующийся применением насилия или с угрозой его применения.

ч.4 ст.150 УК РФ предусматривает особо квалифицированный состав преступления, связанный с вовлечением несовершеннолетнего: в преступную группу; в совершение тяжкого или особо тяжкого преступления; в совершение трех и более преступлений небольшой и (или) средней тяжести; в совершение преступления по мотивам политической, идеологической, расовой, национальной или религиозной ненависти или вражды либо по мотивам ненависти или вражды в отношении какой-либо социальной группы.

 За вовлечение несовершеннолетнего в совершение преступления предусмотрено наказание в виде лишения свободы: на срок до пяти лет (ч.1 ст.150 УК РФ); на срок до шести лет с лишением права занимать определенные должности или заниматься определенной деятельностью на срок до трех лет или без такового (ч.2 ст.150 УК РФ); на срок от двух до семи лет с ограничением свободы на срок до двух лет либо без такового (ч.3 ст.150 УК РФ); на срок от пяти до восьми лет с ограничением свободы на срок до двух лет либо без такового (ч.4 ст.150 УК РФ).

 

Помощник  прокурора Кайбицкого района Валиуллин Линар Зуфярович

 


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

 Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

 "Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый  ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.

 Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны  Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.

 Әгәр сорауларыгыз булса, сез,  8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, һәрвакыт консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз


14
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстанда 3 яше тулмаган  7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан  әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте  исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.

 "Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап  алу  вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда,  документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.

 

 

 

 

 

 

 

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язган  гаризаны пособие  билгеләнгән периодның соңгы аенда бирергә мөмкин.

 Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен  исәпләнә һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Айның бишенче көне ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, акча  бер көнгә иртәрәк, соңгы эш көнендә күчерелә.

 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы акчаларыннан файдалану буенча өстәмә консультация алырга мөмкин.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.

Социаль фонд бүлеге пенсия билгеләү турындагы карарны инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә. Бүлек белгечләре шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүне дә (ЕДВ) проактив форматта рәсмиләштерәләр. Пенсия алучы кешегә инвалидлык бирелгән очракта,  билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә айлык акчалата түләү рәсмиләштерелә.

 «Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 5 эш көне эчендә билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә,  кешенең шәхси кабинеты булмаган очракта,  мәгълүмат почта аша җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.

 Әгәр гражданин Татарстан Социаль фонды  бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия дә шул ысул белән китереләчәк. Моңа кадәр  түләүләр алмаучыларга, дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк булачак.

Сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан  Социаль фонды бүлегенең бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз.

Эш режимы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International