ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстанда 3 яше тулмаган  7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан  әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте  исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.

 "Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап  алу  вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда,  документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.

 

 

 

 

 

 

 

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язган  гаризаны пособие  билгеләнгән периодның соңгы аенда бирергә мөмкин.

 Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен  исәпләнә һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Айның бишенче көне ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, акча  бер көнгә иртәрәк, соңгы эш көнендә күчерелә.

 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы акчаларыннан файдалану буенча өстәмә консультация алырга мөмкин.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.

Социаль фонд бүлеге пенсия билгеләү турындагы карарны инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә. Бүлек белгечләре шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүне дә (ЕДВ) проактив форматта рәсмиләштерәләр. Пенсия алучы кешегә инвалидлык бирелгән очракта,  билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә айлык акчалата түләү рәсмиләштерелә.

 «Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 5 эш көне эчендә билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә,  кешенең шәхси кабинеты булмаган очракта,  мәгълүмат почта аша җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.

 Әгәр гражданин Татарстан Социаль фонды  бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия дә шул ысул белән китереләчәк. Моңа кадәр  түләүләр алмаучыларга, дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк булачак.

Сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан  Социаль фонды бүлегенең бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз.

Эш режимы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.

 

 


16
август, 2024 ел
җомга

2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.

          Финанс эшчәнлекләре 2023 елга кадәр теркәлгән,  салымнар һәм штрафлар, хезмәткәрләргә түләү буенча  бурычлары булмаган юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр наймны субсидияләү программасы буенча финанс ярдәме алу хокукына ия.

         Компенсация алу өчен компания "Россиядә эш" порталы аша булган вакансияләр  буенча белгечләр сайлап алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуннан соң Россия Социаль фонды сайтының иминиятләштерү кабинетында гариза бирергә кирәк. Ун көн дәвамында фондның Татарстан бүлеге оешманы һәм  яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын тикшерә, шуннан соң субсидиянең беренче өлешен күчерә.

          Социаль фондның төбәк бүлегеннән субсидия хезмәткә түләүнең минималь күләме суммасы (2024 елда - 19 242 сум), аннан түләнә торган пенсия взносларына, медицина иминләштерүенә, хастаханә һәм декрет ялы чыгымнарына күчерелгән суммаларны үз эченә ала. Эш бирүче субсидияне өч тапкыр ала. Беренче түләү дәгъвачы эшкә кабул ителгәннән соң бер ай узгач, икенчесе - өч айдан, өченчесе - ярты елдан соң күчерелә. Бер хезмәткәргә уртача компенсация 75 мең сумнан артып китә.

          "Наймны субсидияләү программасы Россиядә 2021 елда эшли башлады. Башта ул 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм эшсезләрне эшкә урнаштырган өчен акча

 

 

бүлеп бирүне күздә тоткан. Аннары проект киңәйтелде, 30 яшькә кадәрге яшьләрне, шулай ук Луганск һәм Донецк Республикасы, Херсонск һәм Запорожск өлкәләре һәм Украинадан кайткан качакларны да колачлады. 2023 елдан башлап әлеге  программадан махсус хәрби операциядә  катнашучылар һәм инвалидлыгы булган кешеләр дә файдалана ала», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәк бүлеге тарафыннан Татарстанның 367 эш бирүчесенә 2 133 хезмәткәр өчен 100,7 миллион сум субсидия җибәрелгән. Эш бирүчеләрне субсидияләү 2024 ел ахырына кадәр озайтылды.

          Субсидияләү мәсьәләләре буенча консультацияне иминиятләштерүчеләр өчен төбәк контакт-үзәгенең 8 (843) 279-27-66 телефоны буенча алырга мөмкин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә да таныша аласыз.

 

 

 


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

“Бала тап, Казан!” коммерцияле булмаган социаль проект кысаларында Татарстан Республикасы   Социаль фонды бүлеге инициативасы белән 17 августта Горький паркындагы зур аланда гаилә бәйрәме узачак.

"2016 елдан бирле уздырылып килүче "Бала тап, Казан!" бәйрәменә казанлыларның һәм башкала кунакларының гаиләләрен тулы составта һәм яхшы кәеф белән чакырабыз. Бәйрәм аланында сез күңелле ял итеп кенә калмыйсыз, сораулары булганнарга социаль фонд белгечләре ана капиталы һәм балалы гаиләләргә башка социаль түләүләр мәсьәләләренә кагылышлы бик күп файдалы мәгълүмат та бирәчәк», - дип хәбәр итте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Бәйрәм программасында: мавыктыргыч мастер-класслар, биоэнергетик күнегүләр, агач һәм прәнекләргә рәсем ясау, мультфильмнарның яраткан персонажлары белән фотога төшүләр, күңелле аниматорлар һэм аэрохоккей, кикер һәм өстәл футболын яратучылар өчен кунел ачулар, «Трио-Тон» ялкынлы вокал-инструментал төркеме чыгышы.

Бергәләп видеоклип төшерү бәйрәмнең кульминациясе булыр дип көтелә, әлеге чарада бәйрәмгә килгән барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.

 

Бәйрәмне уздыру вакыты - 12:00дән.

 

Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы сораулар килеп чыккан очракта 8-917-872-64-64 номеры  буенча матбугат сәркатибе Никандрова Альбина Камилевнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

2024 елның 15 августында Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 10.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең  урынбасары Айсылу Ахматхановна Пилина пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

      Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.


2
август, 2024 ел
җомга

2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.

Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау.

 

«Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

 

 

Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә һәм машина алучының милке итеп рәсмиләштерелә.  Социаль фондның Татарстан бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материаллары чыгымнарын кайтара, шулай ук транспорттан файдалану чорында бер тапкыр үткәрергә мөмкин булган капиталь ремонт ясау чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү - производствода зыян күрүчеләрне  социаль һәм һөнәри өлкәдә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.

 

Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

          Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.

          Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь  артым  өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

          Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә  стандарт график буенча күчереләчәк.

          «2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә  арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга  билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган  пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

          Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта         8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

          Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд.сумнан артык 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган акчаларыннан финанслана.

"Махсус социаль түләү өчен акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны безгә СФР төбәк бүлегенә тапшыралар. Шуннан соң 7 эш көне эчендә без түләүне күчерәчәкбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акчалар счетларга күчерелә, аларның реквизитларын СФРНЫҢ республика бүлегенә шулай ук медицина оешмасы тапшыра. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә СФР Порт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, гариза бирергә яки белешмәләр бирергә кирәкми.

Бу тема буенча сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт ТР буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм Контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.


12
июль, 2024 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тиз йөрешле автомобиль юлы» М-12 автомобиль юлының йөрү өлешендә кыргый хайваннар пәйда булу фактлары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенә килгән юл-транспорт һәлакәтләре турындагы хәбәрләр нигезендә юл хәрәкәте иминлеге турындагы Федераль законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча автомобиль юлының кайбер участокларында коймалар булмау фактлары ачыкланган.

Моннан тыш, ГОСТ Р 52289-2019 5.2.29 пунктын бозып, Россия Федерациясенең Милли стандарты. Юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары. Юл билгеләрен,  светофорларын, юл коймаларын һәм юнәлеш бирүче җайланмаларны куллану кагыйдәләре автомобильләрнең кыргый хайваннар белән бәрелешү фактлары билгеләнгән юл участокларында 1.27 юл билгесе билгеләнмәгән.

Ачыкланган факт буенча район прокуратурасы тарафыннан «АВТОДОР» дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе адресына тәкъдимнәр кертелде, алар каралды, канәгатьләндерелде.

Прокурорның кабул ителгән чаралары нәтиҗәләре буенча М-12 автомобиль юлында юл билгеләре урнаштырылган, шулай ук койма урнаштыру буенча эш алып барыла.

Хокук бозуларны бетерү район прокуратурасы контролендә.

 

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International