ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге II республика конкурсы кысаларында Кайбыч муниципаль районы Советында «Бердәм РОССИЯ» депутатлар фракциясенең чираттагы утырышы узды.

     Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, ТР Дәүләт Советында БР депутат берләшмәләренең республика координация советы сәркатибе Светлана Гыйниятуллина, партия башкарма комитетының партия төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары – җитәкче урынбасары, авыл җирлекләре депутатлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

  Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.   


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, уртак татулык һәм иминлек телим. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыныч күк астында үссен, һәр көн саен яңа казанышлар, тормыш зирәклеге, туган республикабызның чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәттә зур уңышлар белән балкысын.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.

Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.

Әлеге периодлар стажга керсен өчен  гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р. рәислегендә җинаятьчелеккә каршы тору буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Утырышта район хакимияте, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге белгече, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы һәм эшче төркемнең башка әгъзалары катнашты.

Утырыш барышында хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка субъектларның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук конкрет гаиләләр белән профилактик эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Уртак профилактик эш нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуга юл куелмаган.

Моннан тыш, утырышта гаилә белеме өлкәсендәге законлылыкның торышы һәм имин булмаган гаиләләр яши торган торак биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профилактик эшне активлаштыру максатында өстәмә чаралар эшләнде. Аларны үтәү өчен җаваплы затлар да билгеләнгән.

 

Кайбыч район прокуратурсы


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы элеккеге муниципаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында “Гөбенә” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә коррупциягә каршы законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның февраль аенда әлеге җәмгыятьнең техника куркынычсызлыгы буенча склад мөдире һәм инженер вазыйфасына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече вазыйфасында эшләгән хезмәткәр кабул ителгән, ул аннан 2017 елның июнь ахырында эштән чыгарылган булган.

Муниципаль хезмәттә ул биләгән вазыйфа коррупция куркынычы булган вазыйфаларга карый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге җәмгыять директорының элек муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән зат белән хезмәт килешүе төзегәндә, гамәлдәге закон таләпләрен бозып, муниципаль хезмәткәрнең эш бирүчесенә, ягъни Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетына мондый килешү төзү турында ун көн эчендә хәбәр итмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Гөбенә» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры карата РФ КоАП 19.29 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды («коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законда каралган таләпләрне бозып, РФ норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән вазыйфаны биләгән элеккеге муниципаль хезмәткәрне хезмәткә җәлеп итү), аны, асылда, карау өчен, Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судына җибәрелде.

Прокурор актына җавап бирү карау стадиясендә.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

      Суд тарафыннан 2019 елның 15 августында хөкем ителүченең шәхси куллану өчен законсыз рәвештә мәк үсемлекләре һәм кыргый киндер яфрагы җыеп, законсыз рәвештә алынган массадан 77 граммлы «марихаун» наркотик чарасын әзерләве ачыкланган.

        2019 елның 23 августында күрсәтелгән наркотик чараларны полиция хезмәткәрләре тарафынна аның яшәү урыны  Кайбыч районының Арслан авылында тартып алды.

        Ир үз гамәлләре белән РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылган – наркотик матдәләрен сату максатыннан башка гына законсыз рәвештә сатып алу, җитештерү һәм саклау.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Кайбыч район судының 2019 елның 29 октябрендәге карары белән ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Хөкем ителүчегә наркоманиядән дәвалау бурычы йөкләнә.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өлешендә инвалидлар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

        Гражданнарны кабул итүнең булачагы турында район халкына алдан ук әлеге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән хәбәр ителде. 

       Район прокурорына шәхси кабул итүгә районның 7 кешесе мөрәҗәгать итте.

          Кабул итү барышында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очрагының фактын билгеләү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларына кагылышлы башка мәсьәләләр кузгатылды.

            Район прокуроры А. Р.Сөләйманов һәм «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы директоры Э. Н. Донченко тарафыннан 6 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

Бер мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм гариза бирүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Прокурор урынбасары Хафизов Фатыйх

89178941910

 


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 30 октябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр, гражданнарның хезмәт өчен түләүгә һәм медицина ярдәменә конституцион хокукларын бозу, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә тикшерү органнары компетенциясенә караган башка сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.

         Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8(843-79)2-24-97 телефон номеры аша алып була


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.

       Ачылышта Татарстан Республикасының Апас һәм Кайбыч районнары бүлекчәсе башлыгы Илсур Гатиятуллин, "Яшь армия" штабы башлыгы Илһам Хөснетдинов, Фәнис абыйның туганнары, аның хезмәттәшләре, Әфган сугышы ветераннары, шулай ук яшь армиячеләр, укучылар һәм авыл халкы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International