Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
Кадерле авылдашлар! 25 нче октябрь көнне 10.00 сәгатьтә авылдашыбыз Фәнис Миңнуллин яшәгән йортка истәлек тактасы кую тантанасы була. Барлык авылдашларны, сыйныфташларын бу чарага көтеп калабыз. Эйдәгез әфганчы егетебез Фәнисне бергәләп искә алыйк!
Авылдашлар! Үзара салым акчасына авыл кырыендагы төп свалка тулысынча чистартылып бетте. Чүп – чар, киселгән агачлар, көз көне бакчада җыеп алынган яшелчә сабакларын хуҗалыктан читкә чыгарып түгү катгый тыела! Бу турында алдан да кисәтүләр булды. Мондый эшләр өчен Рөстәм Хикматуллин махсус трактор алган. Бер яки берничә хуҗалык бергә җыелып тракторны чакырырга, капчык белән биреп булмый торган чүп – чарны төяп җибәрергә мөмкин. Заявка бирү өчен Хикматуллин Рөстәмнең телефон номеры 89274544555, 89270362277, эш номеры 2 – 10 - 15
Бүген Кошман авылында яшәүче Бикаева Гөлнур Герфан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Сезге ныклы саулык, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Юбилеегыз белән!
Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Диктантны Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам " әсәре буенча яздылар. Әлеге чарага Кошман авыл җирлегендә яшәүчеләр дә кушылды.
Бүген барлык татлы ризыкларның бәйрәме - Бөтендөнья конфет көне билгеләп үтелә. Китапханәдә бу уңайдан "Тәмле җирдә кунакта"дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Алып баручы Сафиуллина Гөлия Ягъфәр кызы бәйрәмнең тарихын сөйләде. "Зур кәнфитләр" күргәзмәсеннән балалар тышлыклар алып, эчтә төрле конкурслар, тәм-томнар белән бәйле уеннар таптылар. Кәнфит турында шигырьләр кычкырып укыдылар. Бу тәм-томны яратучыларга бүләкләр урынына кәнфитләр таратылган, алар олылар һәм балалар өчен иң яхшы бүләк булып тора. Чара ахырында мастер-класс үткәрелде.
Авыл җирлекләренең ветераннар Советы рәисләре Кошман авылында “Демография”илкүләм проекты буенча төзелгән “Тиенкәй” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Анда район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә бардылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да өлкәннәр арасында иде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм балалар бакчасы мөдире Айсылу Калашникова аларны бик җылы каршы алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.
Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.
2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.