Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2019 елның 15 августында хөкем ителүченең шәхси куллану өчен законсыз рәвештә мәк үсемлекләре һәм кыргый киндер яфрагы җыеп, законсыз рәвештә алынган массадан 77 граммлы «марихаун» наркотик чарасын әзерләве ачыкланган.
2019 елның 23 августында күрсәтелгән наркотик чараларны полиция хезмәткәрләре тарафынна аның яшәү урыны Кайбыч районының Арслан авылында тартып алды.
Ир үз гамәлләре белән РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылган – наркотик матдәләрен сату максатыннан башка гына законсыз рәвештә сатып алу, җитештерү һәм саклау.
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.
Кайбыч район судының 2019 елның 29 октябрендәге карары белән ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хөкем ителүчегә наркоманиядән дәвалау бурычы йөкләнә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өлешендә инвалидлар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итүнең булачагы турында район халкына алдан ук әлеге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән хәбәр ителде.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә районның 7 кешесе мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очрагының фактын билгеләү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларына кагылышлы башка мәсьәләләр кузгатылды.
Район прокуроры А. Р.Сөләйманов һәм «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы директоры Э. Н. Донченко тарафыннан 6 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Бер мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм гариза бирүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Прокурор урынбасары Хафизов Фатыйх
89178941910
2019 елның 30 октябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе балигъ булмаганнарга карата хокукка каршы гамәлләр, гражданнарның хезмәт өчен түләүгә һәм медицина ярдәменә конституцион хокукларын бозу, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә тикшерү органнары компетенциясенә караган башка сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8(843-79)2-24-97 телефон номеры аша алып була
Бүген Кече Кошман авылында сугышчы-интернационалист Фәнис Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта аның туган йорты фасадына куелган иде.
Ачылышта Татарстан Республикасының Апас һәм Кайбыч районнары бүлекчәсе башлыгы Илсур Гатиятуллин, "Яшь армия" штабы башлыгы Илһам Хөснетдинов, Фәнис абыйның туганнары, аның хезмәттәшләре, Әфган сугышы ветераннары, шулай ук яшь армиячеләр, укучылар һәм авыл халкы катнашты.
Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
Кадерле авылдашлар! 25 нче октябрь көнне 10.00 сәгатьтә авылдашыбыз Фәнис Миңнуллин яшәгән йортка истәлек тактасы кую тантанасы була. Барлык авылдашларны, сыйныфташларын бу чарага көтеп калабыз. Эйдәгез әфганчы егетебез Фәнисне бергәләп искә алыйк!
Авылдашлар! Үзара салым акчасына авыл кырыендагы төп свалка тулысынча чистартылып бетте. Чүп – чар, киселгән агачлар, көз көне бакчада җыеп алынган яшелчә сабакларын хуҗалыктан читкә чыгарып түгү катгый тыела! Бу турында алдан да кисәтүләр булды. Мондый эшләр өчен Рөстәм Хикматуллин махсус трактор алган. Бер яки берничә хуҗалык бергә җыелып тракторны чакырырга, капчык белән биреп булмый торган чүп – чарны төяп җибәрергә мөмкин. Заявка бирү өчен Хикматуллин Рөстәмнең телефон номеры 89274544555, 89270362277, эш номеры 2 – 10 - 15
Бүген Кошман авылында яшәүче Бикаева Гөлнур Герфан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Сезге ныклы саулык, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Юбилеегыз белән!
Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Диктантны Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам " әсәре буенча яздылар. Әлеге чарага Кошман авыл җирлегендә яшәүчеләр дә кушылды.