15 нче июнь көнне Кошман мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театрының “Йөрәк гафу итәрме?” диеп исемләнгән театр күрсәтәчәкләр. Сезне көтеп калабыз! Билет бәясе – 200 сум.
Бүген, авылдашыбыз Зиннурова Дания Мирзәтҗан кызы - 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.
Россия көне - Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, милли бердәмлек символы. Һәр кеше өчен Ватан үзе яшәгән һәм эшли торган җирдән башлана. Безнең һәркайсыбыздан, уртак тырышлыгыбыз, интеллектуаль һәм иҗади казанышларыбыз бүгенге һәм киләчәктән тора. Кадерле дуслар, Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар телим!
Хөрмәтле, авылдашлар, якташлар! Сезне чын күңелдән 2019 елның 9 июнендә Кошман авылында үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә чакырып калабыз!
Уенлы –җырлы милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!
Бәйрәмебез сәгать 10.00 да башлана.
Кече Мәме, Борындык, Мөрәле, Кошман һәм Кушкүл авылларында – 9 июнь көнне узачак. Ә Ябалак авыл җирлегендә Сабантуйны илебез халкы өчен мөһим булган Россия көнендә, 12 июньдә уздырачаклар. Узган еллардан аермалы буларак, Зур Русак авылында Сабантуй быел үткәрелми.
«Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында "2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.
"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълүматлаштыру адреслы булсын һәм гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.