ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .         

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Хезмәт өчен түләүнең яшерен формасы кебек хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләрне халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына сылтама буенча җибәрергә мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru.

Бүген, авылдашларыбыз Нәфкат һәм Шәфкать Фәйзуллиннар армия сафларына китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтырга теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук егетләрне озатуда  беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов катнашты.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген,  күп еллар дәвамында бар көчен, тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыгын, Кошман авылы халкының яшәү рәвешен яхшырту максатыннан намус белән хезмәт итүче  Лилия Рәшит кызы Сафинаның  50 яшьлек күркәм гомер бәйрәме.

        Хөрмәтле Лилия Рәшитовна, Сезне  юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез! 50 яшь – кеше өчен иң актив яшәү чоры. Сез үзегезне таләпчән, хезмәт сөючән, булдыклы җитәкче итеп таныттыгыз. Хезмәтегезне һәрчак күңел җылысын салып башкарасыз. Эшчәнлегегезнең уңышлы нәтиҗәләре артында гаять зур хезмәт, эшкә заманча якын килү, принципиальлелек,  зур оештыру сәләте һәм Сезгә хас булган эшлеклелек,  кешелеклелек сыйфатлары ята. Үтә җаваплы хезмәтегездә Сез зур дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләренә ия булуыгыз - гомер юлыгыздагы изге эшләрегезнең матур нәтиҗәсе.

         Юбилей – ул һәрчак бер этап, һәрвакыт үткәннәргә борылып карау, якынча  нәтиҗәләр ясау, яшәлгән еллар турында уйлану һәм шуның белән бергә – булачак вакыйгаларны, перспективаларны ваемлау, яңа омтылышлар, максатлар  һәм хыяллар да. Шушы әһәмиятле көндә без Сезгә чын күңелдән иң кыю планнарыгызның тормышка ашуын телибез! Тормышыгызны һәрвакыт җан җылысы,  якыннарыгызның һәм туганнарыгызның, дусларыгызның, коллегаларыгызның ярдәме тулыландырып торсын. Сәламәтлек, бетмәс -  төкәнмәс көч, энергия, йортыгызда бәхет, иминлек хөкем сөрсен, ә янәшәгездә бары тик якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Сезнең искиткеч һөнәри һәм шәхси сыйфатларыгыз белән эшлекле абруегыз әле тагын күп еллар туган төбәгебез Кошманыбызның чәчәк атуына  уңышлы хезмәт итсен!

 

Иң изге теләкләр белән: Кошман авыл җирлеге коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 июльдә Кайбыч муниципаль районында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак. Кабул итү Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, 8.00 сәгатьтән социаль яклау бүлегендә район Советы бинасында оештырылачак. 


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Кошманда Хәтер шәме кабыздылар

Кошман авыл җирлегендә территорияләрне һәм юлларны  чүп үләннәреннән чистарту  эше  дәвам итә. Әлеге эштә бюджет хезмәткәрләре  үзләренең көчләрен куялар.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
           Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - территориаль идарә бүлеге компетенциясе чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү. Алдан язылу таләп ителми.
            Консультация бирү 2019 елның 20 июнендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, территориаль бүлек белгечләренең эш урыннарында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: ТР, Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт (белешмәләр өчен телефоннар (84371) 5-62-07, 5-63-05) һәм Кама Тамагы районы, К. Маркс ур., 66А йорт (белешмәләр өчен телефон 8 (84377) 2-12-46). 

          Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

       Шулай ук югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча кулланучылар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05, 8(84377) 2-12-46  9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

15 нче июнь көнне Кошман мәдәният йортында  Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театрының “Йөрәк гафу итәрме?” диеп исемләнгән спектакль булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International