Татар халкы элек-электән утырып сөйләшергә, аулак өйләргә йөрергә яраткан, шуңа күрә чәй эчү бездә шулкадәр популяр. Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде-чәй эчәсең.Чәйне һәрвакытта да эчеп була,туйдырмый ул,ялыктырмый. Чәйгә мәдхия җырлап китапханәдә "Эх,чәйләре!"дигән күргәзмә оештырылды.
Язгы сулар агып китү өчен, суүткәргеч трубаларны чистарту эшләре башланды
Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидияләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Кошман мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән конкур-бәйге узды.
Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә, кояштай елмаеп, һәрвакыт балкып яшәгез! Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык – сәламәтлек, йортыгыздан иминлек, бәрәкәт китмәсен. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Бәйрәмебез котлы булсын!
Кошман авылында яшәүче Гафурова Фәридә Лотфулла кызын туганнары һәм якыннары, авыл җирлеге башлыгы 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы исеменнән аның булышчысы Петухова Ф.Ф. Рәхмәт хаты тапшырды.
Бүген, 27 ферваль көнне, авыл мәдәният йортында яшьлектә язылган истәлек дәфтәрләренә багышланган кичә булып узды.
Бүген, Кошман авылында, Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Мансур Кәлимулла улы Миңнуллин туган һәм яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Митингта район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, аның урынбасары Р.Р.Хәялиев, мәктәп коллективы, авыл халкы, классташлары, туганнары, районның башка авылларыннан килгән әфганчылар катнашты.
Кичә, 21 нче февраль көнне, Татарстан Республикасы филармониясенең джаз-оркестры район мәдәният йортында концерт куйды. Әлеге концертта Россияның атказанган артисты, Татарстанның Халык артисты, безнең якташыбыз Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артисты Әсаф Вәлиев, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Сергей Васильев, шулай ук Марина Усманова, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдиновлар катнаштылар.
Бәйрәм тантанасына әфганчылар тормыш иптәшләре белән бергә чакырылган иде. Безнең Кошман авыл җирелегеннән әлеге чарада авыл җирелеге башлыгы Лилия Сафина, Алмаз һәм Нурия Сәлаховлар, Рамил Хәмидуллин, Зәет һәм Гөлсу Миннуллиннар катнаштылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз әфганчыларын Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Концерттан соң, район үзәгендә Әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг үтте. Митингтан соң әфганчылар кафеда мул табын артында әңгәмәләрен дәвам иттеләр.