Кичә, 13 нче февраль көнне Кошман авыл клубында Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбаков үзенең иҗатташ дуслары белән бик матур концерт күрсәттеләр.
Хөрмәтле Ләйсән һәм Марсель Садриевлар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Кызыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы һәм нәзакәтле булып үссен. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.
Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән. Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк Татарстанның ике районында сөтне арадашчыларсыз җыю ысулы сынала - министр урынбасары Грант акчалары алып та, эш башламаган фермерлар җаваплылыкка тартылачак – Марат Әхмәтов Татарстанда савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга 353,9 миллион сум субсидия бирелгән
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ТР Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Субсидия өчен республика бюджетында 391 млн сум акча каралган.
"Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз", - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл җирендә бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Аны март аенда түлиләр.
Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөт бәяләре хакында да әйтте. "Ел башында сөт бәяләре 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җиткән. Узган елның сентябреннән башлап сөткә бәяләр күтәрелә башлады. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатучы предприятиеләр бар", - диде ул.
9 нчы февраль көнне Кошман авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы – 2019” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Сафина һәм һәр оешма хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар.
Язгы кыр эшләренә әзерлек чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын тулысынча финанс белән тәэмин итү бик мөһим. Үз әйләнештәге акчалары җитәрлек булмаган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен ташламалы ставка буенча сезонлы кыр эшләренә заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ташламалы кыска сроклы кредитларга субсидияләр лимиты бүгенге көнгә 734,6 млн. сум тәшкил итә, бу 11,3 млрд.сумга кадәр кредитларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:
- кече формалар-146,9 млн. сум.;
- үсемлекчелек өчен-411 3 млн. сум.;
- терлекчелек өчен-58,7 млн. сум.;
- сөт терлекчелегенә-117,5 млн. сум.
Бер заемчыга кредит лимитының чик күләме 400 млн. сумнан артмаган күләмдә билгеләнгән.
Вәкаләтле банкларга 2019 елның 1 февраленә 73 хуҗалык 8,8 млрд. сумга 73 мөрәҗәгать итте, шул исәптән 439,7 млн. сумга 14 хуҗалык, шул исәптән сезонлы кыр эшләренә 6,2 млрд. сумга 48 гариза, шул исәптән кече хуҗалыклардан 413 млн. сумга 5 гариза.
Барлык гаризалар да банкларның кредит комитетлары тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алар буенча реестр формалаштырды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына карауга җибәрелде.
Ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итә алалар: Россельхозбанк, Саклык банкы, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк һәм элемтә-Банк.
Кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне җитештерүчеләр Министрлыкның территориаль органнарында алырга мөмкин.
9 февральдә Кошман авылының мәктәп стадионында "Россия чаңгы юлы-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Барлык спорт сөючеләрне һәм актив ял итүчеләрне чакырабыз. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
"Сетевая Компания" ААҖнең "БуЭС" электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү сәбәпле, Кошман авыл җирлегендә 19, 21, 26 нчы февраль көннәрендә 9 дан 17 сәгатькә кадәр электр энергеясен сүндерү көтелә.
6 нчы февраль көнне 10.30 сәгатьтә Кошман авылы мәдәният йорты каршында Буа пенсия фонды идарәсенең клиентларга күчмә хезмәт күрсәтү службасы кабул итә.
1 февраль көнне мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Хәния" исемле китабы буенча тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Автор әсәрендә татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи-Биктаһированың матур, моңлы гомер юлын төрле төсләрдә тасвирлап, төймәләргә тезгән. Язучы 57 төймәдә җырчының 57 еллык гомерен укучыга ачып бирә. Кошман сәхнәсендә -җырчының җырлары да,аңа багышланган шигъри юллары да,китап битләре дә бер толымга үрелеп ,бер төймәгә тезелеп, әкрен генә үрелә-сүтелә барды. Һәвәскәрләр дә Хәния Фәрхи репертуарыннан моңлы җырларын башкарып тамашачыларның алкышларына лаек булдылар.
Матур җырлар, шигырьләрең аша,
Халык исемеңне искә алыр...
Ыспай гәүдәң, затлы матурлыгың
Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.
Хөрмәтле Марсель һәм Сиренә Гыймәтуллиннар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт, шат йөзле, бәхетле, акыллы, нәзакәтле булып үссен. Улларыгызны тигезлектә үстерегез.