Кайбыч районы прокуратурасы «Алтын кырлар» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (алга таба – ширкәт) эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында балигъ булмаган хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозу очраклары ачыкланды.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 136 ст. 6 өлеше нигезендә хезмәт хакы эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә, күмәк килешүгә, хезмәт килешүенә билгеләнгән көнгә карап, кимендә һәр ай саен түләнә.
Әлеге закон таләпләрен бозган өчен җәмгыять тарафыннан 2020 елның 20 августында тикшерү вакытында 2020 елның июль аенда балигъ булмаган 2 хезмәткәргә 28192 сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән.
Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 140 статьясы таләпләрен бозып, 10.08.2020 эштән азат ителгән балигъ булмаган хезмәткәргә 10440 сум күләмендә хезмәт хакы түләнелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры җәмгыять директорына карата РФ КоАП 5.27 ст.7 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатты, аны карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Кайбыч районының 1 нче суд участогы җәмәгать судына җибәрелде.
Моннан тыш, җәмгыять директоры адресына тәкъдим кертелде.
Прокуратура катнашыннан соң балигъ булмаганнарның хезмәт хокуклары торгызылды, аларга хезмәт хакы тулысынча түләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында яшәүче 60 яшьлек кеше үзенең өй яны участогында 27 төп мәк үстергән, ул алардан наркотик чаралар әзерләргә ниятләгән.
Полицейскийлар үсемлекләрне тартып алган, бу факт буенча РФ ҖК 231 маддәсенең 1 өлеше буенча (наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү) җинаять эше кузгатылган.
Кайбыч районы прокуроры гаепләү карарын раслаган һәм кагыйдәләрне бозган өчен судка җинаять эше карау өчен җибәрелгән.
Закон әлеге җинаятьне кылган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кадерле авылдашлар һәм барлык Кайбычлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәбез.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Кичә Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең капиталь ремонттан соң тантаналы ачылышы булды. Чарада КФУ ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин, «ВИКА» ҖЧҖ төзелеш фирмасы директоры Хәйруллин Фәнис Минвәли улы, авыл халкы һәм райондагы оешма җитәкчеләре катнашты.
2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; көндез һәм кич белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.
Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында, Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында, хөкем ителүче исерек хәлдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныеның йөзенә кул белән сугуы ачыкланды.
Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы үз көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылыннан күп тапкырлар хөкем ителгән 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Җәмәгать суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда).
Суд тарафыннан 2020 елның 3 июнендә үз өендә исерек хәлдә кызы белән аны куркыту максатыннан пычак алуы һәм үтерү белән янау сүзләре әйтеп, аның ягына юнәлүе ачыклана.
Әтисе әйткән янауны аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын куркыныч дип кабул иткән кыз өйдән чыгып киткән, аннары гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Ызгыш-талаш аркасында үтерү
2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы яралары булган җирле кешенең мәете табыла.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Алмаз Сөләйманов чыкты.
Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгыш – талаша аркасында танышына 60 тапкыр пычак белән кадый.
Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаебен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.
Район прокуроры урынбасары Ф. Ф. Хафизов
Россиия Федерациясе флагы көне белән
Кичә Кошман мәдәният йортында юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларыбыз Садриева Сәвия Хәмзә кызын, Шәфиева Рамиля Әгъзам кызын, Хәбибуллина Мәдинә Вәдыйк кызын, Хәйретдинов Рәмис Рафыйк улын һәм Ахмәтшин Илшат Харис улын Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар. Аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне теләп бүләкләрен тапшырдылар. Юбилярларны хөрмәтләп Лилия Шәйхетдинова, Ләйлә Хәйретдинова һәм Инсаф Хәмзин матур җырларын бүләк иттеләр.