Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: быелдан башлап, кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза банкта бирергә мөмкин, анда кредит ачыла.
Татарстанның 90дан артык гаиләсе әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын банкта ук торак шартларын яхшырту өчен гариза биргән.
"Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел взносны түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде: «ВТБ», «АК Барс Банк», «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Акибанк», Банк «Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк», «Автоградбанк», «Альфа-Банк".
Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк.
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
Үзара салым акчасына Олы Кошман авылының мәчет янындагы җәяүлеләр күпере төзекләндерелде.
Чишмәле урамының икенче өлешендә гражданнарның үзара салымы акчасына яңа юл төзелде.
Үзара салым акчасына Кече Кошман авылында елга аша җәяүлеләр чыгу өчен күпер төзекләндерелде.
Чишмәле урамында гражданнарның үзара салымы акчасына яңа юл төзелде.
Район торак пунктларыннан каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару расланган график буенча дәвам итә. Авыл халкына чүп-чар салынган капчыкларны урамнарда урнаштырылган урыннарга чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итәбез: чүп – чар тутырылган капчыкларны үзара алдан сөйләшеп, 4-5 йорт берләшеп бер өемгә куйсагыз иде. Биотуалетлар калдыкларын чыгару катгый тыела. Район ташучысы, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.
Айлык акчалата түләүне гариза нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат операторы ул.
Инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.
Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы да инвалидның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып - дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр кертелде.
Инвалидлык турында мәгълүмат Федераль реестрга кергәч, Пенсия фондының территориаль органында гражданинга пенсия яисә айлык акчалата түләү мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була.
Апрельдән башлап Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, халыктан кирәкле мәгълүмат алу буенча запрослар җибәрү, элегрәк билгеләнгән түләүләрне кабат исәпләү яисә түләү вакытын проактив рәвештә озынайту чараларын тормышка ашыра. Аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү алга таба да дәвам ителәчәк.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.07.202020 №2221-р боерыгын үтәү максатыннан 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясенә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2021 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүнең әзерлек этабы кысаларында «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.
Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек объектлары хуҗалары тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында, шул исәптән бәяләү объектларының төп, Сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урнашу урынын, мәйданны, фактта файдалану, җир участогының ераклыгын, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча, «ҮККО»ДБУНА декларацияләр бирергә хокуклы.