Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәясе турында» №237-ФЗ Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2009 №2202-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ЦГКО» ДБУ) электрон документ рәвешендә хисап проекты төзелде.
02.07.20 исәп-хисап проектында булган белешмәләр һәм материаллар дәүләт кадастр бәясе фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында алтмыш көнгә урнаштырылган.
Әлеге материаллар дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган .https://rosreestr.ru) «сервислар "бүлегендә – «Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондыннан мәгълүмат алу" бүлекчәсендә - «кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектлары/дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турында хисап проектлары".
Шулай ук хисап проекты, кушымталарны да кертеп, ДБУ «ЦГКО» рәсми сайтында урнаштырылган. http://cgko.tatarstan.ru («Эшчәнлек» бүлегендә– «арадаш хисап документлары»бүлекчәсе.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2020 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты кыйммәте хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).
285 302 Татарстан пенсионерларының иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1748 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 1022 ашыгыч түләүләр, 1470 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2019 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 9,1%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
Пенсия фондының мәгълүмат сайтында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
“Шулай итеп, июль уртасыннан соң бала туган гаиләләр аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат рәвештә алачак”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Әлеге хезмәт дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата- аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки СМС хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.
Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм рәвештә 2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде.
2010 елдан башлап пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.
Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан совет чоры стажы исәпкә алынган һәм пенсияләргә бернинди өстәмә түләү тиеш түгел дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә пенсионер акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.
Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми.
Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1 октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.
Россиядә даими пропискасы булмаган пенсионерларга социаль пенсия түләнә. Закон буенча, пенсия билгеләү өчен пенсионер, яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пенсия алуга хокукны югалтмас өчен, гариза елга бер тапкыр язылырга тиеш. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәкми.
Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип тә туктатыла һәм пенсия алу факты расланмыйча, ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.
2020 елның 10 июлендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында гаилә һәм җир законнары өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук җирле кешенең алимент түләмәве турындагы мәсьәләләре кузгатылды.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирде һәм квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтте.
Кайбыч районы прокуратурасы
Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.
Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.
Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.
Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионрлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионрларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.