ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Кошман авылының Үзәк урамында Бөек Җиңүнең 75  еллыгына  һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан логотиплы щит урнаштырылды.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Кошман авылына кергән җирдә Бөек Җиңүнең 75  еллыгына  һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан логотиплы щит урнаштырылды.

Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән  иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә.

 Шунысын да искәртү урынлы – узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе  буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле  рәвештә  керергә хокуклы.

Теркәлү үтү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәжәгать итәргә кирәк. Үзегез белән гариза, паспорт һәм салым органыннан  «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы буларак теркәлү турында белешмә алып килергә кирәк.

«Пенсия фондына иминият взнослары түләүнең күләме чикләнмәгән, әмма 2020 елда ул 256185, 6 сумнан артырга тиеш түгел», - дип искәртте Россия Пенсия фондының ТР буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Кабат искәртәбез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә взнослар күчерелгән периодлар гына кертелә.

Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән кимрәк булмаган очракта иминият стажына бер ел булып кертелә.

Ә түләнгән взнос күләме фиксацияләнгән суммадан кимрәк булса, иминият стажына кертелгән период түләнгән суммага пропорциональ була.

2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взносының күләме 32448 сум тәшкил итә.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Кошман авылы мәдәният йортында узган халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм район службалары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

21 һәм 23 нче гыйнвар көннәрендә Кошман авылында 08.00 дән – 19.00 сәгать аралыгында кыска вакытка электр  утын эзеп тору планлаштырыла.

Кайбыч районы прокуратурасы гаилә законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.

41 яшьлек хатынның 2009 елда  туган улын карап тоту өчен алимент түләргә тиеш булуы ачыкланган.

Әмма 2019 елның сентябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр ул алимент түләүдән, балигъ булмаган баланы карап тотуга матди ярдәм күрсәтүдән читләшкән.

Шул ук вакытта ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка да тартылган.

Нәтиҗәдә, алиментлар буенча бурыч 44 мең сумнан артып киткән.

Прокуратура инициативасы буенча, тикшерү органнары хатын - кызга карата РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлеше (балаларны карап тоту өчен акча түләмәү) буенча җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

1) 2021 елның ахырына кадәр өч яшькә кадәр балаларны яслегә урнаштыру өчен булган  чиратлар бетерәләр.

2) Аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләнәчәк. Әгәр гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, акча балага җиде яшь тулганчы түләнәчәк. ⠀

3) Ана капиталы беренче бала өчен түләнәчәк. Быелдан беренче бала туган очракта гаилә 466 мең сум акча алачак, ә икенче бала өчен тагын 150 мең сум алачак. Гаиләдә инде бер бала булса, икенчесе туган очракта 616 мең сум ана капиталы булачак. Өченче бала туган өчен дәүләт гаиләгә ипотеканы түләүгә 450 мең сум акча түләнәчәк.

4) Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпләрдә бушлай ашатачаклар. ⠀

5) 2021 ел ахырына барлык мәктәпләрдә дә Интернет барлыкка киләчәк. ⠀

6) Барлык музыка мәктәпләрендә ремонт булачак. ⠀

7) 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5000 сум күләмендә өстәмә акча түләнеләчәк.   ⠀

8) Вузлардагы инфраструктураны ныгытачаклар, яңа бюджет урыннары булдырылачак.

9) Авылларда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк.

10) 1 июльдән поликлиникаларны һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен модернизацияләү программасы башланып китәчәк.

11) Табибларның һәм шәфкать туташларының торак проблемаларын хәл итәчәкләр. ⠀

12) 2024 елга хастаханәләрдә медицина кадрлары җитмәүне бетерәчәкләр. ⠀

13) Медицина югары уку йортларында 70% бюджет урыннарын  шәһәр һәм районнардан килгән  студентлар арасында бүленәчәк.

Күрсәтелгән үзгәрешләр турындагы закон проектлары кабул итү стадиясендә.

Күрсәтелгән законнарның үз көченә керүе турында өстәмә хәбәр итәрбез.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.

Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:

- 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар;

- 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар.

Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата.

Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт.

Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.

«Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Әлеге көнне билгеләү, күзәтчелек органы хезмәткәрләрен хөрмәтләү аларның хезмәтенең мөһимлеген тану һәм ихтирам билгесе булып тора.

        Бүген, прокуратура - кеше үзенең теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган дәүләт органы. Прокуратура эше нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең тәртип урнаштыру, коррупциягә каршы көрәш, законнарны бертөсле куллануны тәэмин итү һәм төп принципны тормышка ашыру – законга каршы килүчеләр өчен җәзаның котылгысызлыгы турында да фикер йөртә.

        Законлылыкны саклауга район прокуратурасы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр. Гомумән алганда, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Җинаятьчелек 19% ка - 131 дән 106 җинаятькә кадәр кимегән. Бүгенге көндә Хисап-теркәү дисциплинасын үтәү өлкәсендә һәм хокук саклау органнары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау турындагы законнарны үтәүгә юнәлдерелгән бик күп чаралар күрелде.

           Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Законлылык күрсәткечләренең берсе булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшебезгә карата тотрыклы ышанычы булуын раслый.

         2019 елда 200 дән артык граждан, район прокуратурасына бозылган хокукларны торгызуны сорап мөрәҗәгать итте. Прокуратура хезмәткәрләре төрле өлкәләрдә гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрде, социаль һәм икътисадый, җинаять-суд эшчәнлеге законнарын бозуга чик куелды.

         Прокурор протестлары буенча 119 законсыз хокукый акт юкка чыгарылды, 204 тәкъдим буенча 317 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 265 мең сумлык 14 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелде, 16 вазыйфаи һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.

         Безнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә район предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 20 миллион сумнан артык бурычы түләнелде. Шулай ук балалар хокукларын яклау буенча прокуратураның алиментларны үз вакытында алу эшен дә, уңай билгеләп үтәргә кирәк.

 

Алмаз Сөләйманов,

Кайбыч районы прокуроры


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International