ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республика конкурсының тавыш бирү этабы башланды.

Кайбыч районында яшәүчеләр районның үзәк чыршысын бәяләү һәм Яңа ел чараларын республиканың муниципаль берәмлекләре порталында үткәрү өчен уникаль мөмкинлеккә ия.

Безнең районга ярдәм итик!  Конкурс «Лучшее оформление новогодней елки среди муниципальных образований Республики Татарстан»  сылтамасы буенча узып, чыршы-чибәркәй өчен тавыш бирәбез».


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле еллар насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Кошман мәдәният йортында уздырылачак Яңа ел тамашасын карарга чакырабыз. Әлеге тамаша 20.00 сәг. башлана


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Кыш бабай һәм Кар кызы Кошман авыл җирлеге территориясендә яшәүче, балалар бакчасында йөрмәүче балаларга, район башлыгы А.И.Рахматуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тараттылар .


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.

Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.

Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.

Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән  азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.

“Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы”, - дип искәртеп үтте Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала.

Эшкә урнашканда гражданин  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала.

Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак.

Мәгълүматлар бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тарта.

Республикадагы иминиятләштерүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатын күздә тотып, Пенсия фонды Бүлекчәсе “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка (белешмәлек)  әзерләде, ул иминиятләштерүчеләргә бу арада таратылачак.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

 

Хөрмәтле авылдашлар!  20 нче декабрь җомга көнне 18:00 сәгатьтә район мәдәният йортында, Олы Кайбыч авылы мәчетенең 25 еллыгына багышланган вәгазъ кичәсе  уздырыла.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча утырыш булды. Анда район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Салават Фоат улы Рәхимов, район прокуроры Алмаз Ринат улы Сөләйманов, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Олы Кайбычта Социалистик Хезмәт Геройларына – Рус Ябалагы авылында  туып-үскән Аграфена Сергеевага, Кошманнан Әбрар Борһановка, Олы Кайбычтан Рәис Заһидуллинга һәм Морат авылыннан Герман Ионовка бюстлар ачу тантанасы булды.

   Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, социология фәннәре докторы, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе нигезендә, район прокуратурасы хезмәт хакы түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасында гражданнарны кабул итү көн саен үткәрелә.

Шәхси кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефон номерлары аша башкарыла: (884370) 2-10-63, 2-10-64,2-10-62.

Кайбыч районы прокуратурасы

 


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы халыкның игътибарын эшкә сәләтлелеген югалткан затларның проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын, ирекләрен һәм абруен яклау, иҗтимагый тормышта катнашу мөмкинлеге максаты белән үткәрелә. Без шулай ук үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны яңадан карарга тиеш. Ярдәм, җылы сүз беркем өчен дә артык түгел, ә инвалидлар, бигрәк тә безнең кайгыртуга мохтаҗ. Инвалидлар декадасы кысаларында Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм Кошман ФАПының шәфкать туташы Лилия Шәйхетдинова инвалидларның өйләрендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International