ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Кошман мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" дигән очрашу кичәсе үтте. Солдатта хезмәт итүче игезәкләр Фәйзуллин Нәфкать белән Шәфкатьнең әти - әниләре кичәнең кунаклары иде. Укытучылары Кадырова Айгөл  хәтирәләргә бирелеп мәктәп елларын искә төшерде. Хамидуллина Адилә классташларына сәламнәрен  җыр аша юллады. Солдатларыбызның  сәлам хатлары укылды, яшьләргә теләкләре җиткерелде.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  хәбәр итә:

Кайбыч районында шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, ат) биокалдыкларын җыю башлана. Хуҗалыкта хайван үлгән очракта, Кайбыч районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга һәм үлгән терлекне алып китәргә гариза бирергә кирәк. Телефон номеры түбәндәгечә:  88437021227. Мәче, эт һәм  кош – корттан кала, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атларның биокалдыкларын биотермик чокырга ташлау катгый тыела!! Үлгән хайваннарны алып китү бушлай башкарыла.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән  баш тартып, электрон хезмәт  кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.

            Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык  гражданнар өчен  дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары  буенча башкарыла.

            Эшкә беренче  тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы  барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

            Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель алып барыла.

            Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа , квалификация , эшкә кабул  итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең нигезе туплана.

            Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:

- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать  итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга мөмкин.

- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү минимум дәрәҗәсендә була.

- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге  - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыннан юллый ала.

- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга  бәйле чыгымнары кими.

- Пенсия  шәхси  счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк.

- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик  эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.

- Мәгълуматлар сакланышы һәм  иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия  фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә.  Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.

            Шунысын  искәртү урынлы, электрон хезмәт  кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.

Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.

            2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы  мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан  гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында  тапшырыла.

            Агымдагы  елда электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче отчет Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Әлеге отчетны Пенсия фондына электрон  формада  тапшыру  өчен, эш бирүче беренче чиратта үз операторы аша яисә Пенсия фонды органнарына Электрон документ әйләнешенә тоташтыруны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

            Әлеге гаризаны биргәннән соң, ул Электрон документ әйләнешенә тоташтырылганлыгы турында уведомление ала, бары шуннан соң гына Электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинет аша электрон рәвештә отчет җибәрергә мөмкин.

            “Бүгенге көнгә иминиятләштерүче Электрон документ әйләнешенә тоташтырылган иминиятләштерүчеләр дә әлеге процедураны кабат эшләргә тиеш, бу отчетлылыкның яңа формасын имзаларга вәкаләтле булуын ачыклау  өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

            Мәгълуматлар тапшыру срокларын үтмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълуматлар тапшырган өчен хезмәт инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.

            “Электрон хезмәт кенәгәләре” нә күчү чоры җайлырак үтсен өчен Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе 2019 ел ахырында ук республикада яшәүчеләр бәлән генә түгел, иминиятләштерүчеләр арасында да мәгълумати аңлату эшләре алып барды. 90 000 нән артык иминиятләштерүчегә “Электрон хезмәт кенәгәләре турында” дигән памяткалар таратылды. Татарстан Пенсия фонды әзерләгән бу кулланмаларда отчет тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелгән, шулай ук гариза  һәм извещенияләрнең якынча формалары урнаштырылган.

            Моны белү мөһим! Иминиятләштерүчегә Пенсия фондына отчет тапшыру өчен кирәкле барлык документлар (гариза, уведомление,отчет формалары), “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка, кулланма программалар барысы да Россия Пенсия  фонды сайтында (www.pfrf.ru) һәм Татарстан Пенсия фондының www.pension.sprrt.ru региональ сайтында  карарга, кирәк булса, чыгартып алырга мөмкин.         

 


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.

Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.

75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

  1. Сугыш инвалидларына,
  2. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 1-3 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган сугыш ветераннарына,
  3. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар,
  4. Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары яисә ирләре,
  5. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре.

50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:

  1. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 4 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
  2. нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына.

         РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән  “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.

        Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.

        Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.

        Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.

        Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.

Картлык буенча  иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына  керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.

            Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча  пенсия  билгеләнә.

            Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә. 

 

            Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдә түләнә:

 

№ п/п

Категория

Айлык акчалата тәләү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

5565,32

2

Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар

5565,32

3

Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар

4173,97

4

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

1670,66

5

“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар

3062,00

6

Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш)

5565,32

7

  1. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар-инвалидлыклары булмаучылар

4173,97

8

Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән  тол хатыннары

1670,66

 

            Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе  Президентының 2005 елның 30 маендагы  363 номерлы “1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория  гражданнарының материаль хәлен яхшырту  чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.

            Өстәмә айлык материаль тәэмин  итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:

 

№ п/п

Категория

Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

1000

2

Бөек Ватан сугышында катнашучылар

1000

3

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

500

4

Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары

500

5

«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар

500

6

нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары

500

 

 


14
февраль, 2020 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 139 маддәсенең 1 өлешендә (торакның кагылгысызлыгын бозу) һәм РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә (милекне яшерен урлау) каралган маддәләре  буенча  җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

2019 елның 1 октябренә каршы төндә хөкем ителүче исерек хәлдә, тәрәзә рамасы пыяласын ватып, законсыз рәвештә Иске Тәрбит авылында чит торакка үтеп керә.

Күрсәтелгән йортта күчкәч, ул торак милекчесенең теш коронкасын урлый һәм аңа 5292 сум күләмендә зыян сала.

 

Ул үз гаебен таныды.

Суд аңа 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. 

Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә керде.

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Урсак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 төп өрәңге һәм 2 төп карама токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.

Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүче тарафыннан үз ихтыяры белән капланган.

Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнгән җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

  Кайбыч районы прокуратурасы


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә.

Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр эш бирүчеләр беренче тапкыр пенсия фондына кадрлар буенча нинди дә булса чаралар үткәрелгән хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.

Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен Белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшкуарлар белән ялланып эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.

"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерүче Кабинеты яки ПФР клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен кирәк:

- 2020 елдан РПФКА хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны расланган форма буенча тапшыру өчен программаны көйләргә яки урнаштырырга.

- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.

- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.

- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.

Хөрмәтле авылдашлар! Бүген “Булат” кибетендә Мәлки сельпосы сату эшен башлап җибәрде. Бәяләр кулай, ассортимент зур, яңа товар һәрвакыт килеп торачак. Рәхим итегез!  

     Региональ операторларның хатлары нигезендә, 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәткә (каты коммуналь калдыклар) бәясе кулланучылар-гражданнар өчен бердәм тариф чикләрендә билгеләнде, индивидуаль торак  йортларда торучылар өчен  бер кешегә аена 78,05 сум күләмендә; күпфатирлы йортларда торучылар өчен бер кешегә  бер кешегә 71,95 сум күләмендә. Агымдагы елның гыйнварында региональ операторлардан “Татэнергосбыт” АҖ адресына 01.01.2020 дән ККК белән эш итү буенча исәп-хисап ясау кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән түбәндәге бәяләр нигезендә: ⁃ индивидуаль торак йортлар өчен аена 93,66 сум; күп фатирлы йортлар өчен аена бер кешегә 86,34 сум.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

«Россия чаңгы юллары-2019» XXXVII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында 8 февраль көнне Кошман авылының мәктәбе янында,  гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, укытучылар, эшчеләр һәм оешма хезмәткәрләре, авыл халкы һәм ветераннар арасында чаңгы ярышы узачак. Барыгызны да көтеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International