Яшел урамына үзара салым акчасына яңа юл салынды.
Үзара салым акчасына Чишмәле урамына яңа юл салынды.
4 октябрь көнне Кошман мәдәният йортында дини чара үткәрелде. Вәгазь кичәсенең сәбәпчеләре хаҗда булучы авылдашларыбыз: хаҗи Раил Кәбир улы һәм хаҗия Гүзәл Фәрит кызы иде. Кичәнең беренче өлешендә Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин хаҗ турында вәгазь сөйләде. Хаҗиләр изге җирләр белән таныштырып, сәфәрдә алган тәэсирләре,анда күргәннәре, кичерешләре турында әнгәмә алып бардылар. Раил абый күп кенә сорауларга җавап бирде.Түбән Кошман мәчете имамы Ибраһим хәзрәт хаҗиларның хаҗлары кабул булсын дип дога кылып кичәне тәмамлады. Вәгазь һәм очрашу вакытында бик күп мәгълүмат алынды.
1 һәм 3 сыйныф укучылары белән бергә "Белем алиһәсе-Әлифба" дигән китапка мәдхия чарасы уздырылды. Чараның төп сәбәпчесе"Әлифба". Күргәзмәдә урын алган терле-терле Әлифба китабы "туганнары" белән танышу-күзәтү уздырылды. Арчадагы Әлифба музее турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында уеннар, конкурслар үткәрелде. Китапханәче балаларга матур теләкләр әйтеп тәмле күчтәнәчләр таратты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.
29 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру планлаштырыла, ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланачак. Ярминкәдә бәяләр - базар бәяләреннән, ә продукция-безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән түбәнрәк булачак.
Сәүдә ике мәйданчыкта узачак: район почта элемтәсе үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.
1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Кайбыч район үзәк хастаханәсе теләүчеләрне 25 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кан бирергә чакыра. Бу көнне хастаханә территориясендә мобиль комплекс торачак.
Кан доноры булып 18 яшьтән алып медицина тикшерүен узган эшкә яраклы һәр гражданин була ала.
Кан тапшырыр алдыннан донор яхшы йокларга тиеш. Хәмер, майлы ризыклар куллану тыела, ә сөт ризыклары куллану 2 тәүлектән дә ким булмаска тиеш. Кан бирү көнендә җиңелчә иртәнге аш – татлы чәй һәм ипи белән чикләнергә кирәк.
Бүген, 21 сентябрь көнне Кошман авылында "Милләтләр кроссы – 2019" узачак. Ул Кошман мәктәбе янындагы стадионда 12.30 сәгатьтә башлана.
Түбән Кошман зиратында үзара салым акчасына бина салынды.