ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп - чар түгү урынын чистарту эшләре башланды.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Цифрлы телевидениегә күч.  Октябрь аеннан Татарстан Республикасында эфирлы ТВ-тапшыруларны сүндерәчәкләр. "Таттелеком" оператив рәвештә цифрлы телевидениегә күчәргә әзер. Сораулар буенча тәүлек буе эшли торган хезмәт телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз  8(843)222-22-22


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.

Бакча йортын торак дип тану өчен, милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза буенча кабул ителгән карар кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).

Гаризага күчемсез милек реестрыннан өйгә яки хокук билгеләүче документ (милек хокукы теркәлмәгән очракта) өземтәне теркәргә кирәк. Аның раславынча, бакча йорты гражданнарның даими яшәү өчен генә түгел, ә бәлки сезонлы куллану өчен дә файдаланырга мөмкин. Әгәр бакча йорты өченче затлар хокуклары белән авырайса, шулай ук әлеге затларның бакча йортын торак йорт итеп тану өчен нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк булачак.

Бакча йортын торак дип тануны йә баш тарту турында карар гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителергә тиеш.

Җирле үзидарә органы карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрә.

Уңай карарны, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән бергә, бакча йорты турында хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының Теләсә кайсы КФҮ офисында, яисә почта аша җибәреп була. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүче бу карарга судта шикаять бирергә хокуклы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 16 сентябреннән соң күчемсез милекне теркәү турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә бакча йортын торак йә торак йортны бакча йорты дип тану турында кабул ителгән карар турыдан-туры хокукларны теркәү органына вәкаләтле орган тарафыннан җибәреләчәк.

 


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Язгөл  һәм Данис Фатыйховлар ! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Кызыгыз  сәламәт,  бәхетле,  акыллы, тәүфыйклы һәм нәзакәтле булып үссен. Балаларыгызны  тигезлектә  үстерегез.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.

Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар  исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.

Әлеге төр гаризалар  законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды  сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды  территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.

Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы хезмәткәрләре агымдагы елның 13 нче сентябрендә 10.00-12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.

Хезмәткә һәм алимент түләүгә кагылышлы сорауларыгыз булса, прокуратурага рәхим итегез. Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, авылдашыбыз Хәмидуллина Люция Хәлил  кызы - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Әлеге килешү ике як арасында тизәйтелгән документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программалар комплексының криптографик мәгълумат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә импульс бирә, бу исә безгә «Персональ мәгълуматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълуматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең табигый дәвамы, безнең оешмалар арасындагы узара мәгълумат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

 


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Кошман авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә район башлыгы А.И. Рәхматуллин, район башлыгы урынбасары Р.Р.Хәялиев, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма активлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International