Бүген Олы Кошман авылы мәдрәсәсендә Корбан ашы узды. Бәйрәмне оештыруда әлеге авылның хәйриячеләре дә кушылды, ә Олы Кошман авылы мәчете имамы Фәрит Фәйзуллин корбан итен тапшырды.
Әлеге чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Түбән Кошман авылы мәчете имамы Ибраһим Сабиров, шулай ук өлкән буын вәкилләре катнашты.
“Демография” илкүләм проекты нигезендә республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу. Яңа балалар бакчасын ачу тантанасына кошманлыларның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар килгән иде.
Казаннан килгән “Илһамият” иҗат төркеме артистларының әлеге бәйрәм концерты Татарстанның Республика көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Тамашачылар концертны тын да алмыйча карады. Сәхнә матур җырлар, тальян, баян, кубыз, курай моңнарына күмелде.
Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.
Россия Пенсия фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.
«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар».
«Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.
Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.
Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.
Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.
2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.
Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде.
Пенсия алды яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады.
Исегезгә төшерәбез, әгәр пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте аша эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән.
Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
2019 елдан башлап россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.
Кадерле авылдашлар һәм кунаклар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Бәйрәм белән!
31 август нөнне Кошман мәдәният йортында Филармониянең “Илһамият” дип аталган, 8 кешедән торган өлкән артистлары бригадасы ретро – концерт куя. Рәхим итегез! Керү бушлай Башлана: 19.00 сәг.
Югары Кошман авылы урамнарындагы колонка өсләренә үзара салым акчасына, матур будкалар куелды.
Түбән Кошманда авылында төзелгән яңа балалар мәйданчыгы үзара салым акчасы хисабына матур утыргычлар һәм чүп - чар савытлары белән тулыландырылды.
Кичә, мәдәният йортында "Эх, чәйләре" дигән бәйге-бәйрәм уздырылды. Программада: Чәйнең килеп чыгу тарихы, шифалы үләннәр җыю серләре белән таныштыру, уеннар, конкурслар һәм әлбәттә ахырдан тәмле чәй