Кадерле авылдашлар һәм кунаклар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Бәйрәм белән!
31 август нөнне Кошман мәдәният йортында Филармониянең “Илһамият” дип аталган, 8 кешедән торган өлкән артистлары бригадасы ретро – концерт куя. Рәхим итегез! Керү бушлай Башлана: 19.00 сәг.
Югары Кошман авылы урамнарындагы колонка өсләренә үзара салым акчасына, матур будкалар куелды.
Түбән Кошманда авылында төзелгән яңа балалар мәйданчыгы үзара салым акчасы хисабына матур утыргычлар һәм чүп - чар савытлары белән тулыландырылды.
Кичә, мәдәният йортында "Эх, чәйләре" дигән бәйге-бәйрәм уздырылды. Программада: Чәйнең килеп чыгу тарихы, шифалы үләннәр җыю серләре белән таныштыру, уеннар, конкурслар һәм әлбәттә ахырдан тәмле чәй
Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.
Түбән Кошман авылы зиратында үзара салым акчасына бина салына.
Район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына сайлауларга багышланган укулар булып узды. Укуны районның иҗтимагый советы оештырды. Бу оешма сәяси партияләр яки аерым кандидатлар белән бәйле түгел, шуңа күрә нейтраль иҗтимагый берләшмә булып кала. Укуга шулай ук башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә чакырылган иде
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында терроризмга каршы комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорга каршы комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Елена Суглова катнашты.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.