ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Сетевая Компания" ААҖнең "БуЭС" электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү сәбәпле, Кошман авыл җирлегендә 9 август көнне 9 дан 17 сәгатькә кадәр электр энергиясен сүндерү көтелә.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч районында  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»  традицион Хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республикада яшәүчеләрне күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра.
          Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатканча, реестрда актуаль элемтә мәгълүматлары булу кирәк булган очракта милекче белән үз вакытында элемтәгә керергә һәм аның хокукына ия булган күчемсез милеккә карата өченче затларның хокукка каршы мөмкин булган гамәлләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк.


3
август, 2019 ел
шимбә

Цифрлы телевидениегә күч.  Октябрь аеннан Татарстан Республикасында эфирлы ТВ-тапшыруларны сүндерәчәкләр."Таттелеком" оператив рәвештә цифрлы телевидениегә күчәргә әзер. Сораулар буенча тәүлек буе эшли торган хезмәт телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз  8(843)222-22-22

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.

Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.

1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.

 


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.

Хәзерге вакытта төзелеш эшләре график буенча алып барыла: балалар бакчасын комплекслы җиһазлау, инвентарь, уенчыклар, уку җиһазлары алу буенча эш тулы куәтенә бара. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кискен тора, калган мәсьәләләр подрядчы оешма тарафыннан эш тәртибендә хәл ителә.

Очрашу барышында район башлыгы җыенда катнашучылар белән территорияне төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышты һәм алар алдына бурычлар куйды.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы буенча төзелә.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә   җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән  (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле  иминият  пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.


19
июль, 2019 ел
җомга

    Флюорография беренчел стадияләрдә авырулар ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе булып тора.

   План буенча флюорография машинасы кешеләрне тикшерү өчен җирлекләргә чыга.

     2019 елның 26 июлендә 8.00-16.00 сәгатьтә күчмә флюорография Кошман авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

      Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм ел саен флюорография тикшерүен онытмыйча узуыгызны  телибез. Сәламәтлек үзебезнең  кулларда.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Африка дуңгыз чумасы кабынуга бәйле рәвештә Ульяновск өлкәсеннән вакытлыча кош-корт, азык, терлекчелек җиһазлары, инструментлар, төзелеш материаллары сатып алмаска!!!


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

15 июльдә Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында район башлыгы Альберт Рәхматуллин рәислегендә алкоголь продукциясен, сыраны, тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International