Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.
2019 елның 1 апреленнән район үзәк сырхауханәсендә өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызларны тикшерү өчен күчмә маммография эшли. План буенча 784 хатын-кыз узарга тиеш (1980, 1977, 1974, 1971, 1965, 1959, 1953, 1949, 1951, 1955, 1957, 1961, 1963, 1967, 1969 елгылар).
Искәрмә булып кызлар-яшүсмерләр, йөкле хатын-кызлар. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС алып барырга кирәк.
Бүген, авылдашыбыз Минвәлиева Илзирә Сәлимгәрәй кызы - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
Һәр елны март ахырында дөньяда “Җир Сәгате” дигән акция – энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт.
Быел, илдәге һәм дөньядагы экологик, социаль-икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әлеге чараның әһәмияте тагын да арта төшә. 2019 елның 30 марты көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Кичә 25 нче март көнне Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында авыл җирлеге башлыклары, терроризмга каршы комиссия әгъзалары катнашында утырыш булып узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты.
23 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләрендә оешкан хатын – кызлар командалары арасында волейбол ярышлары булып узды узды. Әлеге ярышта безнең Кошман командасы да катнашты.
Кошман мәдәният йортында язны каршылау "Нәүрүз бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә,Кыш бабай һәм сый-хөрмәт җыйган балалар килгәннәр иде. Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Чара барган мәйданда күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде: телиләр икән тәмле чәй һәм коймак белән сыйланалар, уеннарда катнашалар. Бәйрәм артистларыбызның дәртле, җыр-биюләре белән дәвам итте.
Бүген, авылдашыбыз Газиева Флюра Касыйм кызы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елның 19 мартыннан 19 апреленә кадәр туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча киң чаралар үткәрерү планлаштырган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге туберкулезга даими тикшерү кирәклеге турында искә төшерә һәм Кайбыч муниципаль районы халкын флюорография тикшерүен узарга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри флюорография тикшерүен ике елга бер тапкыр 15 яшькә җиткән барлык затлар үтәргә тиеш.
21 март көнне район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында эшмәкәрләр җыелышы булып узды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы буенча 8 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкиле Андрей Зайков, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашты.