9 Май бәйрәме алдыннан өмә үткәрелде. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен җыештырырга чыктылар.
2019 нчы елның 23 апреле көнне Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә (адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбаса-ры Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры
2-10-74.
Кичә 12 апрель көнне, Кошман мәдәният йортында мәктәп коллективы тарафыннан Рәзил Вәлиевнең “И машина, машина, җитте минем башыма” дип исемләнгән спектакль куелды. Мәктәп коллективы бу чарага бик ныклап әзерләнгәннәр иде, тамашачылар да зал тутырып җыелды. Безне күңелле ял иттергәннәре өчен аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм зур уңышлар телибез.
11 апрель көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы, Район оешуга 28 ел тулу уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган призларга, өстәл теннисы буенча район турниры булып узды. Турнирда шулай ук Кошман авыл җирлеге вәкилләре дә катнашты.
Кошман мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Дин галиме Рамил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Очрашуда имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты.
10 һәм 11 апрель көннәрендә Кошман авыл җирлеге территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр үткәрелде, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмәләр барышында урамнар һәм юл буйлары чүп-чардан чистартылды
Хөрмәтле авылдашалар, 12 нче апрель көнне, Кошман мәдәният йортында мәктәп коллективы тарафыннан куелачак Рәзил Вәлиевнең “И машина, машина, җитте минем башыма” спектакленә рәхим итегез.
Башлана: 19.00 сәг Керү бушлай
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында "муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
«Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Кичә район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында "муниципаль хезмәткәр мәктәбе" кысаларында район Советы һәм Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең кадрлар хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнаштылар.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.