ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

27 мартта "Созвездие-Йолдызлык" гала-концертына билетлар сатып алыгыз. Белешмәләр өчен телефон: 8(84370) 2-13-12.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

19 март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне» узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде: 4 һәм 5 курс укучылары. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.

 


15
март, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.

 

Урам исемнәре язылган такталар яңартылды


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Урсак урман хуҗалыгы поселогында, урам утлары лампочкалары яңартылды

Татар халкы элек-электән утырып сөйләшергә, аулак өйләргә йөрергә яраткан, шуңа күрә чәй эчү бездә шулкадәр популяр. Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде-чәй эчәсең.Чәйне һәрвакытта да эчеп була,туйдырмый ул,ялыктырмый. Чәйгә мәдхия җырлап китапханәдә "Эх,чәйләре!"дигән күргәзмә оештырылды.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Язгы сулар агып китү өчен, суүткәргеч трубаларны чистарту эшләре башланды


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидияләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Кошман мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән конкур-бәйге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International